Саба балалар сәнгать мәктәбендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган онлайн дәресләр үткәрелде.

2020 елның 22 мае, җомга

ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында Саба балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлеге 3 нче сыйныф укучылары белән Zoom кушымтасы аша онлайн дәресләр үткәрелде. Анда укучылар ТРның танылган профессиональ ансамбльләре белән таныштылар. Галләмова Сөмбел, Галиәкбәрова Мәрьям, Шакирҗанова Адилә һәм Ярмөхәммәтова Руфина ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, ТР Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле һәм "Казан" бию Ансамбле турында презентацияләр белән чыгыш ясадылар. Татар халкының күп гасырлык рухи мәдәнияте, аның гореф-гадәтләре, җырлары, биюләре, фольклор бәйрәмнәре, костюмнары Татарстан Республикасы ансамбльләре эшчәнлегендә чагылыш тапты. "Казан" бию ансамбленең балетмейстер-хореографы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Хәмидуллин Илдар Илбрус улы белән Zoom кушымтасы аша  очрашу балаларның хореография белән шөгыльләнүгә җитди мөнәсәбәтенә йогынты ясады.  Илдар Илбрусович балалар белән  ансамбльдәге эше, иҗади ниятләре һәм проектлары турында кызыклы һәм мавыктыргыч әңгәмә алып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International