Бәйрәм белән! Халыкара балаларны яклау көне белән!

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

1 ИЮНЬ – ХАЛЫКАРА БАЛАЛАРНЫ ЯКЛАУ КӨНЕ!

      Җәйнең беренче көне күңелләргә җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм – Балаларны яклау көне буларак билгеләнеп үтә. Балалар-безнең тормышыбыз чәчкәләре! Балачак – иң бәхетле һәм мәшәкатьсез вакыт ул, күңелдә җылы хисләр генә калдыра. Без һәр баланың әти-әнисе кочагында үсүен, һәр сабыйның үз бәхете белән туып, олыларның игътибарын, кайгыртуын һәм мәхәббәтен тоеп яшәвен телибез. Йөзегездә һәрвакыт елмаю булсын. Сез – безнең киләчәгебез! Барлык балаларга да яхшы ял, ныклы сәламәтлек һәм күңелле тәэсирләр телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International