Җәйге уку залы үз эшен дәвам итә.

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

10 июнь көнне, Саба район үзәк китапханәсе белән берлектә балалар китапханәсе «Туңдырманың туган көне» уңаеннан, күңелле бәйрәм оештырды . Китапханәче сөйләвеннән балалар туңдырма турында күп кенә кызыклы яңалыклар белән таныштылар : аның тарихы, файдасын, нинди туңдырма төрләре бар икәнлекләрен белделәр. Шулай ук,Саба район балалар китапханәсе район китапханәсе белән берлектә саф һавада балалар һәм яшүсмерләр өчен “Хокук һәм без” дигән темага әңгәмә һәм тест үткәрделәр. Башта балаларны балаларның хокуклары һәм бурычлары язылган хокукый документлар белән таныштырдылар. Аңлаешлы формада аларның хокуклары турында сөйләделәр. Әңгәмә яшь укучыларга үз илеңнең гражданины булу — бик мактаулы икәнен аңларга ярдәм итте. Әмма үз илеңнең гражданины булу өчен нәрсә эшләргә кирәк соң? Әлбәттә, үз Ватаныңны яратырга, законнарын һәм традицияләрен, мәдәниятен  хөрмәт итәргә һәм аның иминлеге өчен хезмәт итәргә кирәк. Шулай ук чарада катнашучылар белән “Синең нинди хокукларың һәм бурычларың “ дип исемләнгән тест үткәрелде, китап күргәзмәсенә дә күзәтү ясалды. Чара үсеп килүче буынның актив гражданлык позициясен тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.
Олы Шыңар китапханәчесе Кече Шыңар мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә укучылар белән Олы Шыңар чишмәсенә э кскурсия ясады.Балалар белән бергәләп чишмәбезне чүп-чарлардан арындырдык, улакларны тазарттык, чәчәкләр утырттык. Соңыннан хәрәкәтле уеннар уйнап, «Табышмаклар иленә сәяхәт» ясап вакытны файдалы һәм күңелле уздырдык.
 Россия көне алдыннан Олы Нырты авыл китапханәсе балаларга «Ватаныбызның символлары» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрде. Китапханәче балалар белән дәүләт бәйрәме тарихы, дәүләт символикасы турында сөйләште, аннан соң    Н. А.Андриановның « Мин Россия гражданины» исемле бер китабына күзәтү үткәрде, «Безнең Ватан - Россия» исемле викторина белән тематик сәгать дәвам иттеләр. Балалар бик актив җавап бирделәр: илнең иң төп шәһәре ничек атала, бу Россия флагы төсләрә нәрсә аңлата һ б, .Соңыннан төсле акбурлар белән балалар «Бәйрәм белән Россия» баш астында асфальта рәсем бәйгесендә катнаштылар.  Барлык балалар да татлы бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International