22 июнь – хәтер һәм кайгы көне

2020 елның 23 июне, сишәмбе

Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне, дөресрәге 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан.
22 июнь көнне Килдебәк авыл китапханәчесе балалар белән, сугышта катнашучыларның  батырлыкларын искә алып, “Хәтер шәме” акциясендә катнаштылар. Кайгы һәм хәтер көненә багышланган чараларда, һәлак булган геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар, обелискка чәчәкләр салдылар. Мингәр авыл китапханәсе «Мы правнуки твои, Победа» исемле региональ акцияга кушылды. Яшь буында тарихи хәтерне саклау максатыннан партизан хәрәкәте,  яшь геройлар : партизан Лёня Голиков,  Брест крепосте сакчысы Волод Казьмин турында хикәяләр уку оештырылды. Яшь китап укучылар ул дәһшәтле еллар һәм Ватаныбызның яшь сакчылары тормышы турында бик күп яңалыклар белделәр. Казанче Бигәнәй авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә "Хәтер юллары-дүрт ел" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде.Хәрби тематикага караган китаплардан »Күңелнең мәңгелек хәтере» дигән исем астында китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Чара башында китапханәче сугышның ничек башлануы, 1941 елның 22 июнь иртәсендә сугыш игълан итмичә, фашист Германиясе Советлар Союзына һөҗүм итүе, хәрби һәм стратегик объектлар һәм күп кенә шәһәрләр буенча бәрелешләр, 1418 көн һәм төннәре, сугышлар һәм җиңүләр, 27 миллион һәлак булган ватандашлар турында сөйләде. Совет кешеләренең патриотизмы, аларның ватанга булган мәхәббәте сугышта нык торырга, барлык авырлыкларны җиңәргә һәм фашист гаскәрләрен тар-мар итәргә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International