РОСРЕЕСТР ВЕДОМСТВОНЫҢ 34 ОХШАШ САЙТЫ ЭШЧӘНЛЕГЕН ТЫЮ ТУРЫНДА БЕЛДЕРДЕ

2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

Росреестр тарафыннан "ялган" сайтлар эшчәнлегенә каршы тору буенча алып барылган эш нәтиҗәсендә, Роскомнадзор суд карарлары нигезендә шундый 34 ресурсны япты.

Күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрындагы мәгълүматларны бирү Росреестр һәм Федераль кадастр палатасы тарафыннан башкарыла. Күчемсез милек объектлары турында онлайн режимда мәгълүматны гражданнар Росреестрның ачык кадастр картасында ала алалар.

Башка затлар һәм оешмалар тарафыннан "ялган" сайтлар аша мондый хезмәт күрсәтү законсыз санала, гамәлдәге тәртипне боза һәм башка тискәре нәтиҗәләргә китерә, аларга, аерым алганда, түбәндәгеләр керә: күчемсез милек әйләнеше өлкәсендә алдакчылар гамәлләренә алшартлар тудыру, оператив-эзләү эшчәнлеге һәм хокук саклау эшчәнлеге авыраю, шәхси мәгълүматлар әйләнешенең хокукый режимын үтәмәү һ. б.

"Росреестрга гражданнардан һәм оешмалардан "ялган" сайтлар аша алынган дөрес булмаган мәгълүматка карата шикаятьләр килә. Кешеләр бөтенләй хезмәт алмый-алдакчылар алдан түләү ала һәм җавап бирүдән туктый. Шул ук вакытта мондый хезмәтләрнең бәясе ЕГРН мәгълүматларын биргән өчен рәсми рәвештә билгеләнгән түләү күләменнән уннарча тапкыр аерылып торырга мөмкин. Якынча бәяләүләр буенча, күрсәтелгән сайтлар хуҗалары ала торган акчаларның күләгәле әйләнеше 2019 елда 3,7 млрд. сум тәшкил иткән. Шул ук вакытта, бюджет законнары нигезендә, ЕГРН мәгълүматларыннан файдалану өчен акча федераль бюджет керемнәре булып тора», - дип хәбәр итте Росреестр җитәкчесе урынбасары Максим Смирнов.

Ялган сайтлар эшчәнлегенә каршы торуның суд ысулыннан тыш, Росреестр тарафыннан Россия Федерациясе законнарына бердәм дәүләт реестрындагы мәгълүматларны яңадан сатуны тыю һәм мондый хезмәтләр тәкъдим итүче сайтларны (218-ФЗ) булдыруны тыю, шулай ук китергән хокук бозулар өчен административ санкцияләр (РФ КоАП) өлешендә үзгәрешләр әзерләнде.

Әгәр сезнең ялган охшаш сайтларга мөрәҗәгать иткәнегез бар икән, һәм дә, күчемсез милек өлкәсендә финанс югалтулары кичергәнсез икән, бу хакта безгә Инстаграмда Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми битендә .ww.instagram.com/rosreestr_tatarstana/ - яки электрон почта аша press@rosreestr.org - "охшаш ялган" сайтларга сылтама күрсәтеп, хәбәр итүегезне сорыйбыз. 


ЯЛГАН САЙТНЫ НИЧЕК БИЛГЕЛӘРГӘ?

ДОМЕН ИСЕМЕ. Иң ышанычлы билге ул- домен исеменә игътибар итәргә кирәк.

Шулай итеп, гражданнар һәм оешмаларда дәүләт хезмәте алу өчен дәүләт хакимияте органының рәсми сайтында сорау рәсмиләштерәләр дигән тәэсир туа. Хәер, бу алай түгел.

ЕПГУ АША ТЕРКӘЛЕРГӘ ЯРАМЫЙ. Шулай ук сайтның чынлыгына инанырга электрон сервислар ярдәм итәчәк. Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгәннән соң файдалана торган "Шәхси кабинет" сервисы ялган сайтларда булмый.(https://gosuslugi.ru)

РЕКЛАМА ҺӘМ ПРАЙС-ЛИСТ. Росреестр, Федераль кадастр палатасы яки ачык кадастр картасы сайтларында прайс-листлар, мобиль кушымталарга сылтамалар һәм түләү ысуллары, шулай ук реклама урнаштырыла.

"ЯЛГАН" САЙТЛАР НИ ӨЧЕН КУРКЫНЫЧ?

ШӘХСИ МӘГЪЛҮМАТЛАРНЫ БОЗУ. Ялган сайтларның эшчәнлеге күчемсез милекне теркәү турындагы законнар нигезләмәләрен боза, алар нигезендә хокукларны теркәү органы Хокук иясе соравы буенча үзенә күчемсез милек объекты турында мәгълүмат алган затлар турында мәгълүмат бирергә тиеш. Мондый сайтларда мәгълүмат сораган барлык затлар хокукый кырдан "алып китә", һәм күчемсез милек милекчеләре аларның объектлары буенча мәгълүматларны кем соратканын белә алмыйлар.

Өстәвенә, "ялган сайт" хокукына ия булучылар нигездә физик затлар, ә аларны теркәү илләре - АКШ, Евросоюз территориясе, Украина. Әлеге хезмәтләрдән файдаланып, кулланучы мәгълүматны дөньяның башка илләре юрисдикциясендә шәхси мәгълүматларны системалаштыру, саклау, туплау һәм тапшыру өчен законны бозган өчен бирә.

ХЕЗМӘТЛӘРНЕҢ БӘЯСЕ ҺӘМ СЫЙФАТЫ. Ялганчы компанияләр алынган хезмәтнең бәясен уннарча тапкыр арттыра. Росреестр бирелгән мәгълүмат өчен җавап тота, ә ялганчылар актуаль булмаган яки ялган мәгълүмат бирә ала - мондый очракларга шикаятьләр бар инде.

Шул ук вакытта законсыз баета торган сайтларга интернет-эзләнүчеләрнең беренче баскычларында урнаштыру өчен реклама инструментларын киң кулланырга мөмкинлек бирә.

СИСТЕМАГА ЙӨКЛӘНЕШ. Ялган сайтлар күп сорауларының шактый өлешен робот-автоматлар урнаштырылган керү ачкычлары буенча генерациялиләр. Мәгълүматлар тәүлек эчендә алынмаган очракта,роботлар, кагыйдә буларак, кабат сорау формалаштыралар, бу системаны шактый йөкли.

Росреестр һәм хезмәт алучылар арасында арадашчы эшчәнлек алып баручы затлардан килгән мөрәҗәгатьләрнең максималь саны ай дәвамында 20 гариза бирүче арасында 28 меңнән 422 меңгә кадәр тәшкил итә. Бер технологик ноктадан (арадашчы) көнгә 7,5 меңнән артык мөрәҗәгать килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International