Саф һавада рәсем ясыйбыз

2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

2020 елның 5 августында «Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе» укытучысы Галиева Э.Р. һәм сәнгать бүлеге укучылары белән бергә пленэр үткәрделәр. «Пленэр» - «en plein air» француз сүзе «ачык һава», табигатьтә рәсем ясау дигәнне аңлата. Пленэр - бик мавыктыргыч эш. Табигатькә чыгып, тирә-як күренешне кәгазьгә ясаудан да мавыктыргыч шөгыль юктыр. Мондый чаралар баланың иҗади сәләтен арттыра. Балалар мондый чараларда үзләренә яңалыклар ачалар: туган ягыбызны яратырга, аның белән горурланырга, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итәргә өйрәнәләр. Безнең районның табигате елның теләсә кайсы вакытында да иҗат итү өчен гаҗәеп матур як. Без, бүген, үзебезнең эш өчен, Байлар Сабасы Яр буеның кечкенә генә табигать почмагын сайладык. Кемдер чишмә, күпер ясады, кайберәүләр агачлар, чәчәкләр, табигать күренешен сүрәтләде. Рәсемнәр гуашь буяулары белән эшләнде. Гуашь белән эшләү уңайлы, рәсемнәр бик матур, җанлы килеп чыкты. Табигатькә карап башкарылган эшләр күпкә кызыклырак. Һәм иң мөһиме – бу дәрес бала хәтерендә калачак, чөнки ул аның күңелендә төрле матур хисләр тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International