«Гаҗәеп үсемлекләр дөньясы»дип исемләнгән экологик экскурсия

2020 елның 15 августы, шимбә

12 август көнне Казанче Бигәнәй авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Ямьле Саба» проекты, ТАССРның 100 еллыгы, Саба районының 90 еллыгы уңаеннан балалар белән «Гаҗәеп үсемлекләр дөньясы» дип исемләнгән экологик экскурсия оештырдылар. Китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Оештыручылар балаларны урман үсемлекләре, агачлар белән таныштырдылар. Алар бик күп кызыклы фактлар белделәр,хайваннар,үсемлекләр, файдалы һәм зарарлы бөҗәкләр турында викторина сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International