«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең суперфиналының икенче тур нәтиҗәләре.

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

15 сентябрь КФУның «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында һәм А. С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә  «Созвездие-Йолдызлык» республика яшьләр телевизион фестиваленең суперфиналының икенче туры үтте.

Бу көнне Саба балалар сәнгать мәктәбеннән суперфиналның беренче сайлап алу турында җиңеп, барлыгы 70 укучы чыгыш ясады.

Фестивальнең суперфиналы икенче сайлап алу туры нәтиҗәләре:

- "Яшьлек"бию  коллективы (җит. Мөбәрәкҗанова Альбина Зөфәр кызы) -29 сентябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Гала-концертта бүләкләнәчәк.

- “Тамчы”вокаль ансамбле (җит.Харрасова Лилия Альберт кызы) - 16 сентябрьдә КФУның «УНИКС»мәдәни-спорт комплексында Гала-концертта бүләкләнәчәк.

Укучыларны һәм аларның җитәкчеләрен җиңүләре белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International