Көз-фантазияңне һәм иҗади сәләтеңне күрсәтү өчен бик кулай вакыт. Олы Кибәче урта гомуми белем бирү мәктәбендә әлеге ел фасылына багышланган “Алтын көз” бәйрәме узды. 5-8 класс укучылары төрле ярышларда катнаштылар, көз турында җырлар башкардылар, көзге костюмнар күрсәттеләр. “Көзге эшләпә” бәйгесенә тәкъдим ителгән һәр эшләпә үзенчәлекле һәм кабатланмас иде.