Мөмкинлекләре чикле балалар өчен Саба мәктәп- интернаты укучылары өчен мастер-класс.

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

2 декабрь көнне инвалидлар декадасы кысаларында Саба балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеге укытучылары Галиева Э. Р., Гомәрова Л.Г. һәм укучылар Харисов Салават, Рахимова Чулпан  Кызыл Мишә авылында  мөмкинлекләре чикле балалар өчен Саба мәктәп- интернаты укучылары өчен  мастер-класс уздырдылар. «Без сезнең белән!Тормыш матур!»дигән  мастер-класс балаларның вак моторикасын (кул чукларын)  ныгытуга юнәлдерелгән иде. Яңа ел бәйрәмнәре якынлаша, димәк, тиздән балалар өчен бәйрәм чаралары башланачак, шуңа бәйле рәвештә балалар дәрес барышында яңа ел битлекләре әзерләделәр. Бүгенге чараның төп максаты  мөмкинлекләре чикле балаларда  яңа ел битлеген эшкәртүнең технологик эзлеклелеге турында күзаллауларын формалаштыру,  фантазия, хәтер, кулларның вак моторикасын ныгыту һәм үстерү, пөхтәлек, сакчыллык һәм хезмәт сөючәнлек тәрбияләү иде. Балалар дәрес барышында бик тырышып эшләделәр,  килеп чыккан бәйрәм  битлекләр аларга бик ошады. Үз куллары белән ясалган  битлекләрне күреп балалар бик сөенделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International