Саба муниципаль районының ветераннар командалары арасында мини-футбол буенча (40+) хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре чемпионаты

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Кичә, 2021 елның 20 гыйнварында Килдебәк урта мәктәбенең спорт залында Саба муниципаль районының ветераннар командалары арасында мини-футбол буенча (40+) хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре арасында чемпионат дәвам итте. Беренче уенда САБАГАЗ һәм РОВД командалары очрашты. Уен САБЫГАЗ командасы файдасына 4-0 исәбе белән тәмамланды. Икенче уенда ОЛИМП һәм РЖД  командалары очрашты, ике яклы уенда ОЛИМП 5-3 исәбе белән җиңү яулады.

2021 елның 25 гыйнварында Килдебәк урта мәктәбенең спорт залында Саба муниципаль районының ветераннар командалары арасында (40+) хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре арасында мини-футбол чемпионаты дәвам итәчәк. Уеннар 18: 45 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International