«Башваткыч»

2021 елның 26 феврале, җомга

23 февраль көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Лесхоз бистәсе китапханәчесе белән берлектә Лесхоз бистәсе яшьләре өчен "Ватанны саклаучылар көне" уңаеннан «Башваткыч» дип исемләнгән интеллектуаль уен оештырдылар һәм үткәрделәр.

Теләсә кайсы яшьтә таныш булмаган сорауларга җавап биреп, «баш миен селкетү» бик файдалы. Шул рәвешле, кеше аңлый, нинди өлкәдә аңа ныграк өйрәнергә кирәк. Безнең кунаклар –  армиядә хезмәт иткән егетләр, бу уенда бик теләп катнаштылар. Алар өчен кызыклы сораулар әзерләнгән иде, бу сорауларга  алар җавап бирергә тиеш иде. Уен барышында шулай ук концерт номерлары да бар иде: җырлар, биюләр…

Дөрес җавап биргән сорауларга иң күп балл җыйган җиңүче булды һәм супер уенны уйнарга карар кылды, анда абсолют җиңүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International