Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары - «Бишенче элемент» Халыкара конкурсы призерлары.

2021 елның 15 мае, шимбә

15 май көнне Йошкар-Ола шәһәрендә «Бишенче элемент» балалар һәм яшүсмерләр иҗатының халыкара фестиваль-конкурсы узды.

 

Конкурс нәтиҗәләре:

 

«Халык уен кораллары» номинациясендә:

Гармунчылар ансамбле-2 дәрәҗә Лауреат (җит.Харрасов Р. С.)

«НАЗ» халык уен кораллары ансамбле-2 дәрәҗә Лауреат (җит.Харрасов Р. С.)

Курайчыларр ансамбле-2 дәрәҗә Лауреат (җит.Солтанов С.Н.)

Гармунчылар ансамбле-3 дәрәҗә Лауреат (җит.Газизов А.З.)

Укытучы-концертмейстер Солтанов С. Н. - «Югары педагогик осталык өчен» махсус приз дипломы белән бүләкләнде.

 

 «Вокал» номинациясендә:

«Тамчы» вокаль ансамбле-1 дәрәҗә Лауреат (туган телдә җыр) (җит.Харрасова Л. А.);

«Тамчы» вокаль ансамбле-2 дәрәҗә Лауреат (эстрада җыры) (җит.Харрасова Л. А.);

"Иң яхшы дуслар" вокаль дуэты-2 дәрәҗә Лауреат (җит.Харрасова Л. А.);

Кузьмина Полина-3 дәрәҗә Лауреат (җит. Харрасова Л.А. )

Гатауллина Сәйдә-3 дәрәҗә Лауреат (җит. Харрасова Л.А. )

 

Укучыларыбызны һәм аларның җитәкчеләрен югары нәтиҗәләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International