Байлар Сабасында чишмә төзекләндерелә

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе

  Барыбызның да яраткан ял итү урыны “Ямьле Саба” яр буенда тагын бер чишмә төзекләндерелә. Аның формасы бик үзенчәлекле: шифалы чишмә суы белән мәрмәрдән ясалган кул “сыйлый”. Чишмәнең тирә-юне матур, төзек һәм чиста булып, ял итәргә килүчеләрне дә, бистә халкын да илһамландырып торыр дип ышанып калабыз.  Эшне “ПМК-159” җәмгыяте  хезмәткәрләре башкара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International