Праздничный концерт детей и подростков, посвящëнный Году родных языков и народного единства.

2021 елның 30 июле, җомга

30 июльдә "Ямьле Саба" яр буенда балалар һәм яшүсмерләр өчен туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган бәйрәм концерты булды. Концерт программасында балалар сәнгать мәктәбе укучылары төрле характерлы вокал, инструменталь һәм хореографик номерлар күрсәттеләр. Тамашачылар балаларның һәр чыгышын бик җылы каршы алдылар. Район мәдәният йорты белгечләре балалар өчен күңел ачу уеннары һәм ярышлар оештырдылар. Балалар батутларда, аттракционнарда уйнап күңел ачтылар. Татлы мамык, попкорном белән сыйландылар. Бәйрәм балаларга да, өлкәннәргә дә бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International