Туктар авылында мәчет төзекләндерү

2021 елның 31 июле, шимбә

Туктар авылы халкы мәчет төзекләндерүгә керештеләр. Мәчет бинасы 1895 нче елда төзелгән. 2017 нче елга кадәр мәчет бинасы авыл клубы буларак кулланылды. Ә 2017 нче елда клубка икенче бина әзерләнгәч, мәчет бинасы Туктар авылы мәхәлләсенә тапшырылды. Төзекләндерү эшләренең беренче этабы бинаны җылыту системасын эшләүне һәм су белән тәэмин итүне күз алдында тота. Төзекләндерүне авыл халуы күмәк көч белән башкара. Шулай ук төзекләндерү эшләрендә зур ярдәм күрсәтүче Дәүләт Совыты депутаты Галиев Марат Ибраһим улына һәм “Трейд Металл” оешмасы җитәкчесе Галиев Илсур Ибрахим улына рәхмәтләребезне җиткерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International