Байлар Сабасындагы яңа паркта төзелеш эшләре дәвам итә

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

   Эштән арып кайткач, бистә халкына ял итәргә, саф һава суларга, аралашырга һәм спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр күп бездә. Шундый урыннар рәтенә тагын берсе өстәлергә тора. Ул -  З.Йосыпов урамындагы парк. Элеккегечә “Әфганнар паркы” дип атап йөртәбез без аны. Биредә “Акварэй” фирмасы тарафыннан зур күләмле төзелеш эшләре алып барыла. Баганадагы яктырткычлар формасыннан алып, утырып ял итә торган урындыкларга кадәр үзенчәлекле биредә. Балалар өчен уен мәйданчыгы, олылар өчен спорт мәйданчыгы булдырылган. Киләчәктә әлеге паркның халыкның иң яратып килә торган урынына әйләнәчәгенә шик юк.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International