Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары «Шаян ТВ” каналында мастер-класста!

2021 елның 24 сентябре, җомга

   24 сентябрь көнне  «Шаян ТВ» балалар телевидениесендә уза торган "Сәйлән" балалар телевизион-музыкаль бәйгенең финал турына үткән укучылар өчен  артистлык,сәхнә осталыгы  буенча мастер –класс үткәрелде. Әлеге чарада Саба балалар сәнгать мәктәбенең вокал сыйныфы укучысы Кашапов Ильүзәр катнашты.  Галиаскар  Камал исемендэге татар дәүләт  академия театры артисты Фәнис  Рәдиф улы Җиһаншин  финалистларга сәхнәдә узеңне ничек тотарга, сәхнәгә чыгар алдыннан нинди күнегүләр ясарга кирәклеген күрсәтте,  мимика серләренә төшендерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International