«Алтын көз»дигән исем астында көз бәйрәме

2021 елның 25 сентябре, шимбә

24 сентябрь көнне Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында «Алтын көз»дигән исем астында көз  бәйрәме үткәрелде. Балалар өчен бу истә калырлык, шатлыклы һәм якты бәйрәм. Шулай ук әлеге бәйрәм  аларга ел фасылы буларак көз турында күзаллауларны  беркетергә дә ярдәм итә. Көзне бик күңелсез ел  фасылы дисәләр дә,кечкенә балалар аяк астында кыштырдаган сары яфракларга,коеп яуган  яңгыр вакытында кулчатыр астында  торуларына да сөенә беләләр.Менә шуңа да инде, көз бәйрәме балаларның иң яраткан  бәйрәмнәренең берсе .Бәйрәмгә кунак булып алар янына Көз кызы да  килде.Аның белән бергә балалар җырлап, биеп , уеннар уйнап күңел ачтылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International