Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары Юлбат авылында концертта чыгыш ясадылар.

2021 елның 3 октябре, якшәмбе

2 октябрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары өлкәннәр көненә багышланган концертта катнаштылар. Чара Юлбат авылы мәдәният йортында узды. Саба балалар сәнгать мәктәбенең музыка һәм бию бүлекләре укучылары тамашачыларга үзләренең сәнгать мәктәбендә алган белемнәрен күрсәттеләр. Бию бүлеге укучылары (җит.Мөбәрәкҗанова А.З.) рус һәм  татар халык биюләре  белән чыгыш ясадылар. Баян сыйныфы укучылары (җит.Фатыйхова Р. Г.) төрле композиторларының әсәрләрен уйнадылар. Чыгыш ясаган укучылар арасында Саба балалар сәнгать мәктәбендә белем алучы Юлбат авылында яшәүче балалар  да бар иде. Укучыларыбызның чыгышлары тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде һәм күңелле тәэсирләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International