Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары халыкара конкурс җиңүчеләре!

2021 елның 17 октябре, якшәмбе

17 октябрьдә Казан шәһәрендә Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында Халыкара  күпжанрлы  «Йолдыз булырга!» конкурсы узды .Конкурста төрле төбәкләрдән ялгыз башкаручылар һәм коллективлар катнашты. Саба балалар сәнгать мәктәбеннән әлеге конкурста вокал сыйныфы укучылары (укытучылары Дәүлиева Г.Р.) катнашып, югары нәтиҗәләргә ирештеләр. Конкурс нәтиҗәләре:

Галимҗанова Адилә «Эстрада вокалы» номинациясендә 1 дәрәҗә Лауреат;

Кашапов Илүзәр «Джаз вокалы» номинациясендә 1 дәрәҗә Лауреат;

Кашапов Илүзәр «Халык вокалы» номинациясендә 3 дәрәҗә Лауреат;

Вокал сыйныфы укытучысы Дәүлиева Г.Р.-«Академик вокал» номинациясендә 2 дәрәҗә Лауреат дипломнарына ия булдылар.

Укучыларыбызны һәм аларның укытучылары  Гөлназ Рәшит кызын югары казанышлары белән котлыйбыз . Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International