"Башваткыч"лар кунакта

2021 елның 19 октябре, сишәмбе

Түбән Шытсу төп мәктәбендә “Татарстан – Яңа Гасыр” телеканалының “Башваткыч” интеллектуаль – күңел ачу тамашасының редакторы Мәhдиева Әлфирә Әдhәм кызы  hәм режиссер Мөхәммәдиева Зөлфирә Рамазан кызы белән очрашу уздырылды. Очрашуда Әлфирә Әдhәм кызы телевидение тормышы, андагы эш алымнары, үз профессиясе үзенчәлекләре турында сөйләде. Мөхәммәдиева Зөлфирә Рамазан кызы укучыларга туган телебезнең матурлыгы, “ Туган телләр hәм халыклар бердәмлеге елы”нда телевидениядә башкарылган эшләр белән таныштырды.

Кунаклар укучыларны яхшы укырга, матур эшләргә өндәделәр. Укучыларда очрашу матур хәтирәләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International