XI Республикакүләм Шәүкәт Биктимеров исемендәге балалар театр сәнгате конкурсының йомгаклау этабы

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе

Балалар милли театр сәнгатен үстерү максатыннан Балалар иҗат үзәге тарафыннан 2021 елның 28 октябрендә Шәүкәт Биктимеров исемендәге балалар театр сәнгате  конкурсының йомгаклау этабы булып узды.

18 нче октябрьдан 22 нче октябрьга кадәр конкурсның сайлап алу туры үткәрелде. Конкурста катнашу өчен 32 театраль күренеш тәкъдим ителде. Шулар арасыннан иң яхшы 10 коллектив йомгаклау (финал) этабында чыгыш ясады.

 Конкурсантларыбызга Галиасгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Шакирова Венера Мансур кызы һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Казан театр училищесынең актерлык осталыгы педагогы, Рәсәй Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты Хәйруллин Илдар Зиннур улы бәя бирде.  Алар үз чиратларында конкурсантларыбызга ихлас рәхмәтләрен белдерделәр һәм аларның башкару осталыгын, әзерлек дәрәҗәсе яхшы булуын, шулай ук коллектив җитәкчеләренең иҗади кызыксынуларын билгеләп үттеләр.

Жюриның объектив фикере буенча, җиңүчеләргә  урыннар түбәндәгечә бүленде:

Кечкенәләр төркеме (1-4 класслар):

1 урын – Теләче районы Теләче урта мәктәбенең “Илһам” театр берләшмәсе. Җитәкчесе: Зиганшина Алсу Назыйм кызы.

2 урын – Саба районы Лесхоз урта мәктәбенең “Сәйлән” театр берләшмәсе. Җитәкчесе: Зиннатуллина Гөлүсә Миннемөхәммәт кызы.

3 урын – Әтнә районы Бәрәскә урта мәктәбенең “Шатлык” театр берләшмәсе. Җитәкчеләре: Сафина Резеда Хәлил кызы, Закиров Фәрит Хәлил улы

Уртанчылар төркеме (5-7 класслар):

1 урын – Саба районы  “Үсеш”  Шәмәрдән лицееның  “Хәзинә” театр берләшмәсе. Җитәкчеләре: Гайнуллина Дилбәр Шамил кызы, Гильфанова Г өлшат Миннемөхәммәт кызы, Сөнгатуллина Залина Ренат кызы.

1 урын – Әтнә районы Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең “Әкият иле” театр берләшмәсе. Җитәкчесе: Салахутдинов Рафис Рәис улы.

2 урын – Казан шәһәренең Идел буе районы 16 нчы номерлы татар-инглиз гимназиясенең “Нур” театр берләшмәсе. Җитәкчеләре: Ибятова Роза Нурхадә кызы Шакирова Алсу Рәшит кызы.

3 урын – Саба районы Байлар  Саба гимназиясенең  “Яшь талантлар” театр берләшмәсе. Җитәкчесе: : Халилова  Ләйсән Хөрмәтулла кызы, Абдуллина Рәзинә Илдус кызы.

Зурлар төркеме (8-11 класслар):

1 урын -  Саба районы Сәләтле балалар өчен интернат-мәктәбенең “Яшьлек” театр берләшмәсе. Җитәкчесе: Галимова Айзилә Фәргать кызы .

3 урын – Теләче районы Шәтке урта мәктәбенең “Күңелле сәхнә” театр берләшмәсе. Җитәкчеләре: Габделхаева Рәзифә Хәкимҗан кызы, Давлетшина Ләйлә Әхмәтвәли кызы.

1 Иң төп приз - Гран-прига  Саба районы Тимершык урта мәктәбенең “Яшьлек” театр берләшмәсе  лаек булды. Җитәкчеләре:  Гарифуллина Илсинә Илдус кызы, Шаймурзин Илнур Корбан улы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International