Театральләштерелгән Яңа ел бәйрәме

2022 елның 5 гыйнвары, чәршәмбе

30 декабрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында «Яңа ел тылсымлы кичәсе»дип исемләнгән театральләштерелгән бәйрәм узды. Бәйрәм атмосферасы, уңайлы шартлар барлык кунакларны да шатландырды, ә әкият геройларының ихлас уены, күңелле мәзәкләр, елмаюлар бәйрәмне чын-чынлап җылы һәм тылсымлы итте. Кыш бабай белән Кар кызы Тылсымлы капкаларны ачкач, тамашачылар әкияти сәяхәткә киттеләр, анда күңелле Буратино, мәче Базилио, төлке Алисә, Мальвина, мәкерле Шайтан, Убырлы Карчык, Сихри Кар Кызы һәм  тылсымчы - Кыш Бабайны каршы алдылар. Безнең Яңа ел әкиятендә яхшылык җиңде, Кыш Бабай барлык катнашучыларга көтеп алынган бүләкләр, тамашачыларга – күчтәнәчләр бүләк итте. Театраль тамаша котлаулар, конкурслар һәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Соңыннан «Бәхетле билет " уены булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International