90 яшьлек юбиляр

2022 елның 15 гыйнвары, шимбә

13 нче гыйнвар көнне Саба районы Мәртен авылында яшәүче Гыймадиева Сәүдә Миннәхмәт кызы үзенең 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте. Сәүдә апаның балачагы Бөек Вата сугышы елларына туры килә, һәм шуңа тылдагы тормышның бөтен ачысын, авырлыгнын үтәргә туры килә аңа. Ә 1943 нче елда Сәүдә апаның әтисе Миннәхмәт абый сугышта хәбәрсез югалган дигән хат килә. Бик күп еллар үткәннән соң гына Миннәхмәт абыйның Смоленск шәһәре өчен барган каты сугышларда  батырларча һәлак булуы ачыклана. Шулай итеп Сәүдә апаның әнисе Мәүлидә апа өч бала белән тол кала. Ләкин Мәүлидә апа тырыша һәм өч баласына да тәрбия, белем бирә, яхшы кешеләр итеп тәрбияли. Ничек кенә авыр булса да, тормыш дәвам итә. Сәүдә апа мәктәпне тәмамлап Алабуга педучилищесына укырга керә. 1954 нче елда педучилищены тәмамлагач, Сәүдә апаны юллама белән Саба районының Мәртен авылына башлангыч класслар укытучысы итеп билгелиләр. Шул елдан башлап ул мәктәп ябылганчы якын-тирә авыллар: Тенеки, Мәртен, Туктар балаларына белем бирә.1954 нче Мәртен авылы егете Хәким абый белән тормыш корып 3 кыз бала тәрбияләп үстерәләр.  1987 нче елда авылдан яшльәрнең күбесе район үзәгенә күчеп китү сәбәпле укучылар да кими. Мәктәп ябыла, Сәүдә апа соңгы еллларда 3 төрле класста укыган 3 баланы укытып пенсиягә чыга. Хезмәт ветераны дигән мактаулы исемгә лаек була.

“Гомере буе мәктәптән аерылмый, бар кеше белән уртак тел таба, бөтен туганнарын, күршеләрен хөрмәтләп олылап яши, безгә мәгънәле киңәшләрен биреп тора. Кечкенәдән балачагы авыр сугыш елларына туры килеп, чыныгып үскән, ару-талуны белми, беркайчан да зарланмый торган, 5 оныгының бик кадерле дәү әнисе - 9 оныкчыгына өлкән әбекәй булып торучы Акәбиебез ул безнең”-дип сөенәләр Сәүдә апаның балалары.

Сәүдә апаны күркәм бәйрәме белән Саба районы мәгариф бүлеге вәкилләре һәм Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Заһидуллин Н.Н. котладылар. Алар ветеран укытучыга Саба муниципаль районы башлыгы Раис Нургали улы Миннихановның котлау хатын һәм район җитәкчелеге, район мәгариф бүлеге әзерләгән бүләкләрне тапшырып, Сәүдә апага ныклы сәламәтлек һәм рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International