Керемнәр декларациясенә үзгәрешләр турында вебинарда сөйләячәкләр

2022 елның 22 гыйнвары, шимбә

   Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне 2022 елда физик затларның керемнәрен декларацияләү һәм салымнан тотып калынган акчаны алу өлешендә физик затлар кеременә салым буенча Законнардагы үзгәрешләр буенча вебинарга чакыра.

  Вебинарның спикеры-3 нче номерлы федераль контроль бүлеге башлыгы Гүзәл Арикова. Вебинар кысаларында каралучы тема буенча онлайн режимда сораулар бирү мөмкинлеге каралган.

  Вебинар бушлай. Анда теләгән һәркем катнаша ала.

  Вебинарда катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк https://events.webinar.ru/kontur/10140635

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International