"Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен интернат йорты"нда «Минем шаян тубым» дип исемләнгән чара

2022 елның 27 мае, җомга

2022 нче елның 26 нчы маенда Югары Утар балалар йортында  тәрбияче Э.Р. Эзекова «Минем шаян тубым" дип исемләнгән чара үткәрде.
Максаты: туп белән хәрәкәт итү күнекмәләрен ныгыту, балаларның физик активлыгын үстерү.
Спорт сәгате сюрпризлы мизгелдән башланды. Балалар капчыкта яшерелгән әйберне ачыкладылар: куллары белән капчыкны капшадылар һәм эчендә  нәрсә булуын ачыкладылар. 
Балалар туплар белән төрле уеннар уйнадылар: «Туп белән күңелле зарядка» «Бер-береңә туп күрсәт» һәм башка уеннар.
Тәрбияче апалары балаларга төрле йөз күренешле туплар күрсәтте, һәм алар аларны белергә тиеш булдылар.
Бу спорт сәгате балаларга бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International