Бүген, 2022 елның 9 ноябрендә «Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең» сәнгать бүлегендә 1 нче сыйныф укучылары һәм Газизова Гүзәл Равил кызы белән “Прикладная композиция” фәне буенча “Татар халык орнаменты мотивлары буенча аппликация” темасына ачык дәрес үтте.Дәрестә сәнгать мәктәбе директоры Газизов А.З., укыту-тәрбия эшләре буенча директоры урынбасары Ярмөхәммәтова Г.З. булды.
Әлеге дәрес укучыларда татар милли мәдәниятенә һәм татар орнаменты белән таныштыру , рухи кыйммәтләрне үстерүгә ярдәм итте.
Дәрес барышында укучылар композицияне, төсләрне дөрес сайлап мөстәкыйль рәвештә татар орнаменты мотивлары буенча элементлардан бизәк төзергә өйрәнделәр.