Тематик кичә “Башкаларга шатлык бүләк ит”

2022 елның 2 декабре, җомга

1 декабрь көнне Халыклар сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы һәм Сәламәтлекләре чикле булганнарның ункөнлеге кысаларында китапханәче белән берлектә Югары Шытсу мәдәният йортында “Башкаларга шатлык бүләк ит” дигән тематик кичә үтте. Кичәгә авылдашыбыз Мусин Гайфулла абый чакырылган иде. Ул, сәламәтлеге чикле булуга карамастан, актив тормыш рәвеше алып бара, күпләргә үрнәк булып тора. Гайфулла абый үзешчән сәнгатьтә дә бик теләп катнаша. Ә бүгенге кичәдә ул кәрзин үрү буенча мастер – класс күрсәтте. Тамашачыларны яраткан шөгыле серләре белән таныштырды, үзенең тормышының шатлыклы һәм авыр вакытларын искә алды. Кәрзинне балалар да, олылар да үреп крады. Чара концерт номерлары белән аралашып барды, җылы, файдалы кичә булды. Чыннан да, кичәдә катнашучылар гына түгел, Гайфулла абый үзе дә һәркемгә шатлыклы, күңелле мизгелләр бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International