Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында бильярд буенча ярышлар

2022 елның 3 декабре, шимбә

2 декабрь көнне Саба районында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында бильярд ярышлары узды ( 3 төркем).

Ярышларда Татарстан Республикасының 9 муниципаль берәмлегеннән командалар катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә:

1 урын – Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин (Кайбыч МР);

2 урын – Ленар Рафак улы Зарипов (Актаныш МР);

3 урын – Рамил Тәлгать улы Айбатов (Чирмешән МР).

Җиңүчеләрне һәм призерларны Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов; Россия Профессиональ бильярдчысы, халыкара класслы Россия спорт мастеры, рус бильярдының төрле дисциплиналарында алты тапкыр дөнья чемпионы Ольга Юрьевна Милованова һәм ярышларның баш судьясы Ленар Марсель улы Галләмов бүләкләделәр.

2022 елның 3 декабрендә 2 төркем уеннары булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International