21 февральдә Россиядә фельдшер көне билгеләп үтелә

2023 елның 21 феврале, сишәмбе
❗В рамках реализации федеральных и региональных проектов модернизации первичной медико-санитарной помощи в 2022 году в Сабинской ЦРБ построены модульные фельдшерско-акушерские пункты в селах Юлбат и Новая Мичань. В настоящее время в Сабинском районе функционируют 40 ФАПов, из которых 16 – это современные модульные здания, оснащенные всем необходимым для оказания своевременной и качественной медицинской помощи. В которых трудятся 38 фельдшеров ФАП.

❗❗❗Уважаемые коллеги, благодарим за ваш труд и поздравляем с профессиональным праздником!

Хөрмәтле коллегаларым-Саба районы фельдшерлары-үз һөнәренә чын күңелдән бирелеп хезмәт итүче, беренче ярдәм күрсәтүче ак халатлы фидакяр хезмәт ияләре!!

Медицина күпкырлы профессия, кемнәрдер җиһанга яңа кеше тууына ярдәм итә, кайберләребез кешене үлем тырнагыннан тартып алу өчен бөтен көчен куя, кайберләребез ашыгыч ярдәм күрсәтә, кемнәрдер дәвалый, һәм бу исемлекне бик озак дәвам итергә кирәк булыр иде.

Ә фельдшерлар исә алгы сафта -авыл халкының сәламәтлеге сагында тора.

Сезне һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм! Авыр, ләкин мактаулы һәм җаваплы эшләребездә уңышлар телим. Гаиләләребездә иминлек, бәхет, мәхәббәт патшалык итсен! Дөньялар тыныч, күкләребез аяз булсын!

Авыл халкының хөрмәтен тоеп, вакытында тиешле ярдәм күрсәтеп, авырулардан рәхмәт сүзләре ишетеп , хәвеф -хәтәрсез эшләргә язсын!!!

Аллаһы Тәгалә барыбызга да камил акыл, кулларыбызга көч бирсен!

Авыр ситуацияләрдә дөрес карар кабул итеп,

тиешле медицина ярдәме күрсәтергә насыйп итсен!

Медицина хезмәткәре-ак халатлы, саф күңелле, ак чәчәкләр иясе!

Саулык булсын, булсын сәламәтлек,

Югалмасын кеше кадере.

Өзелмәсен ак чәчәкнең таҗы,

Безнең кулда -кеше гомере!

Хөрмәт белән Туктар фельдшер - акушерлык пункты мөдире Каюмова Фирдания.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International