"Гаилә-ул бәхет, гаилә - ул яраткан һәм көткән йорт!»

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

     Гаилә-һәр кешенең тормышында иң кадерлесе , иң мөһиме. Алар якын һәм туган кешеләр, без яраткан, үрнәк алган, кайгырткан, игелек һәм бәхет теләгән кешеләр.
Гаилә елы кысаларында  Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире, Чабья Чурчи авыл клубы мөдире һәм Урта Нырты авыл клубы  мөдире белән берлектә, күп балалы Зиатдинова Оляның гаиләсендә   кунакта булдылар. Бүген аларның зур гаилә бәйрәме-Яңа йортка күченделәр. Яңа йорт-ул гомер буе истә калырлык якты вакыйга! Алар яңа, зур, матур йортка күченделәр , күпме шатлык һәм сөенечле гаилә бәхете! Без аларны чын күңелдән котладык, аларга иң - иң яхшысын , мәхәббәтне, сәламәтлекне, иминлекне һәм Зур гаилә бәхетен теләдек. Аннары гаилә белән берлектә  бәйрәмне төрле конкурслар һәм уеннар белән дәвам иттек : «Ромашка уены», «пазл җыю», « Лото уены» кебек, балалар белән журнал битләреннән сканвордлар һәм ребуслар чиштек, рәсемнәр буядык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International