Габдулла Тукайның туган көне

2024 елның 26 апреле, җомга

26 апрельдә татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Гимназиябездә «Һәр яз саен җиргә Тукай кайта» дигән Г.Тукайга багышланган атналык барды. 1-8 нче сыйныф укучылары матур чыгышлар әзерләделәр.

Шушы чара үсеп килүче буынны татар халкының тарихына, мәдәниятенә, әдәбиятына һәм теленә җәлеп итү максатыннан үткәрелде.

Г. Тукайның китаплары балаларны туган як матурлыгына, игелеккә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International