Бүген Православие Пасхасы көне!

2024 елның 5 мае, якшәмбе

Хөрмәтле православие динен тотучылар һәм Пасха-Олы көн бәйрәмен билгеләп үтүчеләр!

    Сезне Олы көн уразасы тәмамлану һәм Христосның яңадан терелү көне белән чын күңелдән котлыйбыз! Бу көн - христианнарның иң якты һәм күркәм бәйрәме - өмет, яз һәм рухи яңарыш бәйрәме. Пасха намус кушканча яшәргә, шәфкатьле булырга, кайгырту һәм юатуга мохтаҗ кешеләргә ярдәм кулы сузарга омтылыш уята.

    Чын күңелебездән язгы Пасха көннәренең туганнарыгыз һәм якыннарыгыз белән аралашу шатлыгы аша йөрәкләрегезне җылытуын телибез. Әлеге якты бәйрәм һәрбер йортка бәхет һәм уңышлар алып килсен, игелекле эшләргә рухландырсын һәм яңа биеклекләргә ирешү өчен көч өстәсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International