Туктар авылында тантаналы митинг

2024 елның 9 мае, пәнҗешәмбе

8 нче май көнне Туктар авылында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан тантаналы митинг үткәрелде. Митинг Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларның исемнәре мәңгеләштерелгән һәйкәл янында үтте. Митингта катнашучыларны авыл җирлегендә урнашкан оешма җитәкчеләре һәм районнан килгән вәкил – “Саба” индустриаль паркының Генераль директоры И.Т. Хузин бәйрәм белән котлап, ил-җирләребездә иминлек, тынычлык булсын дигән теләкләрен җиткерделәр. Митинг барышында сугыштан катнашкан авылдашлар истәлегенә эшләнгән стелага чәчәкләр куелды һәм  Бөек Ватан сугышында һәлак булган әби-бабаларыбыз бер минут тынлык белән искә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International