ЯҢАЛЫКЛАР


15
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республика кырларында үсемлекләрне яфрактан тукландыру турында сөйләде.


21
май, 2021 ел
җомга

Казан дәүләт аграр университеты 22 майда 14:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән онлайн форматта Ачык ишекләр көнен үткәрә.


30
март, 2021 ел
сишәмбе

Чәчү кампаниясенә әзерлек кысаларында аграрийларга федераль һәм республика акчаларын җиткерә башладылар. Хуҗалыклар 800 млн. сум алганнар инде, якын арада тагын 2,3 млрд.сум җибәреләчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер  министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.


26
март, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 5 – 10 сыйныф укучылары өчен уздырыла торган «АгроНТИ - 2021» бөтенроссия конкурсына гаризалар алуны дәвам итә, конкурс өч яшь категориясе һәм түбәндәге биш юнәлеш буенча уздырыла:


16
март, 2021 ел
сишәмбе

Агымдагы елда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы алдында конкурентлыкка сәләтле авыл хуҗалыгы продукциясен арттыру буенча җитди бурыч тора. Тармак предприятиеләренең финанс тотрыклылыгы да мөһим. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров җиткерде.

Татарстанда терлекчелек актив рәвештә үсә, гаилә фермалары һәм эре комплекслар төзелә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кайнар линиясенә нәселле таналар сатып алу буенча сораулар белән еш мөрәҗәгать итәләр. Шуңа күрә без сезгә нәселле терлекне кайда сатып алырга мөмкин булуы һәм аны сатып алуга нинди субсидияләр алып булуы турында сөйләргә булдык.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе, Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды белән берлектә, кече һәм урта бизнес субъектлары өчен күчемсез милек рәсмиләштерү буенча бушлай вебинарлар сериясен дәвам итә. Чираттагы онлайн-дәрес бу пәнҗешәмбе көнне-18 мартта 15.00 сәгатьтә узачак.


1
март, 2021 ел
дүшәмбе

Яраткан эшендә үз сәләтләрен тапкан хезмәт кешеләре хөрмәткә лаек. Буыннан-буынга хезмәт һәм туган җиргә мәхәббәтне тапшыручылар тагын да зур ихтирамга лаек. Нәкъ менә алар өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык — төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә «Татарстан Республикасының Гаилә фермерлык династиясе»республика конкурсын оештырды. Җиңүчеләр 100әр мең сум акча алачак.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы оешмаларында  терлекчелек тармагының 2021 елның гыйнвар ае нәтиҗәләре турында сөйләде.


4
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, ташламалы "кыска" һәм 1%тан 5%ка кадәр еллык ставка буенча инвестиция кредитларын агропредприятиеләрне цифрлаштыруга, маркировкалау өчен җайланмалар сатып алуга һәм башка максатларда алырга мөмкин. Бу хакта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы боерыгында әйтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International