ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2024 ел
дүшәмбе

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, Тимершык авыл җирлегендәге сугыштан кайтмый калган авылдашлар истәлегенә бәйрәм митингы үткәрелде.   Укучылар, авыл халкы мәктәптән һәйкәлгә таба, “Үлемсез полк” акциясе кысаларында, бабаларының рәсемнәрен күтәреп хәрәкәт иттеләр.  Бәйрәм укучыларның Җиңү көне уңаеннан концерт номерлары белән үрелеп барды.  Бәйрәм митингы һәйкәлгә чәчәкләр кую һәм  Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларыбызны бер минут тынлык белән искә алып тәмамланды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

8
май, 2024 ел
чәршәмбе

2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерүне күздә тота.  Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә шушы программага нигезләнеп 4 йорт төзелә башлады.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы алдыннан "Георгий тасмасы" патриотик акциясе узды. Бу акциядә укучылар һәм әти-әниләр катнашты. "Георгий тасмасы" акциясе - үткән буыннардан бүгенге көнгә кадәр килгән эстафета. Хәтер эстафетасы, әтиләр,  бабалар батырлыкларына хөрмәт, үз җирен, үз халкын, үз телен, илен  якларга әзерлек эстафетасы. Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе  ел саен барлыкка килгән традиция буенча «Георгий тасмаларын» тарата һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарының кабер чардуганнарына беркетәләр. Һәр кеше әлеге акциядә горурлык хисе белән катнаша.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

2
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

1 май  көнне Мингәр авылында яшәүче Булатов Ахматнур Булат улының 90 яшьлек туган көнен билгеләп узды. Аны Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А. Х.  котлады  һәм бүләкләр тапшырды. Алга таба да кәдер, хөрмәттә яшәвен телибез.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Бөек Җиңунең 79 еллыгы якынлаша. Бәйрәм көне якынлашканда район җитәкчелеге тыл ветераннарын күчтәнәч белән сөендереп, бәйрәм теләкләрен җиткерәләр. Бүгенге көндә авыл җирлегендә 14 тыл ветераны яши. Ветераннарны котлауда авыл җирлеге Башлыгы Хаҗиев Айдар Ханифулла улы һәм  ТР Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Шакиров Илфат Фоат улы катнашты.  

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

23
апрель, 2024 ел
сишәмбе

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Тимершык авыл җирлегендәге оешма-предприятиеләрдә, шәхси хуҗалыкларда, урамнарда, чишмәләрдә тирә-якны чүпләрдән чистарту максатыннан өмәләр дәвам итә. Җыештыру эшләрендә җирлек халкы зур теләк белдереп актив катнаша.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

15
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

14 апрельдә Тимершык авыл җирлегенең үзешчән театр коллективы Түбән- Симет авыл клубында Аяз Гыйләҗевнең "Шикәрем син, балым син» спектаклен куйдылар.

Тамашачы актерларның матур уеныннан, уйланылган спектакльдән бик канәгать калдылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерү һ. б. күздә тота.

Программада авыл җирендә даими яшәүче, яшәү урыны буенча мәҗбүри теркәлүче һәм оешма эшчәнлеге өлкәсенә бәйле рәвештә бер елдан да ким булмаган авыл җирлегендә эшләүче гаилә яки РФ гражданы катнаша ала.

Субсидия күләме федераль һәм республика бюджетлары акчалары хисабына торак бәясенең 80 % ын тәшкил итә.  җирле бюджет акчалары һәм (яки) эш бирүче – кимендә 20 % (җирле бюджет 1%+ эш бирүче 19%).

Төзелгән торак эш бирүченең финанс катнашында муниципаль милеккә яки уртак (җирле үзидарә органына һәм эш бирүчегә) рәсмиләштерелә һәм гражданга найм шартларында файдалануга тапшырыла.

Шәхес хезмәт килешүе буенча 5 ел эшләгәннән соң, тиешле эш бирүче белән торак урынын исәп – хисап бәясенең 10% тан артмаган бәядән, ә 10 ел узгач-1% тан артмаган бәядән сатып алырга хокуклы.

     Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә шушы программага нигезләнеп 4 гаиләгә йорт төзелә башлады.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

10 нчы апрель көнне Тимершык авылында яшәүче Нурмиева Гөлҗиһан әби 95 яшьлек туган көнен билгеләп узды. Аны Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А. Х., Саба муниципаль районы  социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гайнутдинова Л.Н.  һәм  “Саба” ҖЧҖ  Мичән бүлекчәсе мөдире  Шаймарданов Р.Р. котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Алга таба да кәдер, хөрмәттә яшәвен телибез.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

11
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Яз җитте. Язгы чәчү башланырга да  күп калмады.  Һәр яңа көн авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен кыр эшләренә якынлаштыра . Хәзер авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдында төп бурыч  җир эшкәртү техникасының язгы кыр эшләренә әзер булуы. Барыннан да элек, һәр машина дөрес ремонтланып, көйләнгән булырга тиеш.  Бу уңайдан Саба ҖЧҖнең Тимершык бригадасында авыл хуҗалыгы техникасын һәм тагылма агрегатларны техник карау һәм язгы кыр эшләренә әзерләү бара.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International