Тарихи белешмә

Саба районы территориясендэ халык куп заманнардан бирле яшэп килэ.Шактый авылларда элек удмуртлар булган. Ә соңрак 13-14 гасырларда бирегэ болгарлар килеп чыга. Төбэк авылы янында 14 гасырдагы акча табылу,Мамалай хэм Елыш авыллары тирэсендэ болгар-татар авылларынын эзлэре булу тарихыбызнын ерак заманнардан килуе турында сойли. Иске Икшермэ энэ шундый борынгы авылларнын берсе. Анын барлыкка килуе турында гасырдан гасырга кучеп килгэн шундый суз бар: имештер, тугрылыклы хезмэт иткэн очен патша татар генаралы Жанбайга бу яклардан жир биргэн.Шуннан биредэ кешелэр дэ кучеп утыра башлаган. Иван Грозный заманында биредэге крестьяннарны кочлэп чукындырганнар. Иске Икшермэгэ нигез ХVI гасырда салынган булырга кирэк. Галимнэрнен фикеренэ караганда «Икшермэ»болгар сузе,ул «ике инеш» дигэнне анлата.Дорестэн дэ авыл аша ике инеш агып утэ. Жанбай дигэн кеше чынлап та яшэгэн булуы турында фактлар бар.Анын жирен Казан бае Ибрай Юнысовка 65 мен сумга сату турында документ саклана. Ул 1801 елда язылган. Узэк Дэулэт борынгы актлар архивындагы (Мэскэу) мэгълумэтлэрга караганда, перепись кенэгэсендэ Иске Икшермэ авылы беренче тапкыр 1719 елда телгэ алына. Бер документа исэ 1795 елда биредэ «121 чукындырылган хэм 17 ясак татары яшэгэнгэнлеге курсэтелэ. Ул чактагы бер план буенча ХVIII йоз ахырында Иске Икшермэнен оч урамнан торганлыгы мэгълум.

Хэзер авылда руслар хэм татарлар яши. 1795 елдагы халык исэбен алу мэгълуматлары буенча,ул вакытта биредэ руслар булмаган эле.Алар ХI Х гасыр башында ниндидер зур янгыннан сон,кайсы яктандыр бирегэ килеп чыкканнар хэм сыену урыны сораганнар. Руслар авылнын бер башына урнашканнар. Ул урын «Коек» (гарь) дип атаганнар.Патша властьлары кучеп килучелэрне тиз арада Иске Икшермэ составына керткэннэр.Монын белэн,элбэттэ, чукындырылган татарлар арасында православиены ныгыту куздэ тотылган булырга тиеш. ХIХ гасыр азагында авылда халык саны 790 кешегэ житэ.1891 елда Казан купецы Щиткин акчасына бер катлы агач чиркэу-приход мэктэбе эшли.Шурумбацкий хэм Яков Семенович укытучы булганнар. Русларнын хонэр иясе-тимерче булуы авыл халкы очен файда гына китергэн.Алар татарларнын уз гореф-гадэтлэрен утэвенэ кимсетеп карамаганнар.аларга ярдэм итэргэ тырышканнар.Шуна курэ дэ првославный мессионер Малов Иске Икшермэ авылында торучыларны ышанычсыз дип саный. Иске Икшермэ шактый гына зур сэудэ  узэгенэ дэ эйлэнгэн.Нижний Новгород купецы Даниил Федорович анда зур сэудэ узэгенэ дэ эйлэнгэн.Нижний Новгород купецы Даниил Федорович анда « зур кызыл мал» (мануфактура) магазины тоткан.Башка кечерэк магазиннар да булган. Якшэмбе базарларына тирэ-яктан куп халык жыелган.Терлек,ашлык,ит,такта х.б. эйберлэр сатылган. Авыл кешелэре,дэулэт кресьяннары буларак,озак вакытлар(18 гасырдан 19 гасыр урталарына кадэр мэжбури бурыч(натуральный повинность) утэгэннэр.Бу вакытта Завод Нырты авылында бакыр эрету заводы була. Крестьяннар шунда эшлэргэ тиеш була. Ул чакта инде халыкнын формалашкан,традициягэ кергэн бэйрэмнэре бар.Сабан туе хэм жыеннын тарихы ераклардан килэ.Дини бэйрэмнэр дэ аз тугел.Халык дингэ ышанып яши,торле юк-барга,ырымнарга ышану бик кочле.Ачлык,хэерчелек,наданлык,куп торле авырулар,социаль хэм мили изелу гасырлар буена хезмэт халкын интектерэ.Халык тоташ грамотасыз.Бернинди медицина ярдэме курсэту юк.Хэтта кешелэр фамилия белэн дэ йортелми.Хэркемнен кушаматы бар.Соныннан еш кына бу кушамат фамилиягэ эйлэнеп тэ китэ.Патриархаль тормыш сирэк бозылса да,ана ризасызлык курсэтучелэр булла.Бу Пугачев хэрэкэте вакыттында хэм башка аерым чорларда чагылып утэ.

Революция дулкыннары Икшермэ якларына да барып житэ.Ачтан интеккэн авыл халкы анына ул ин элек «Жир» булып килеп керде.Казаков усадьбасы тар-мар ителде.Анын бар молкэте тигезлэп буленде.1918 елнын язында жир булеп биру инде янача уткэрелде.Ирлэр белэн хатын-кызлар да жирле булды.Иске Икшермэгэ гражданнар сугышы ялкыны  да кагылып утэ.Аклар отряды биредэ оч кон булып,яхшы атларны алып китэ,15 кешене мобилизацияли.Кызыллар отряды басымы белэн аклар авылны ташлап китэлэр.Менэ авылны кумэклэштеру еллары.Беренче булып колхозга 17 хужалык керэ.Аннан башкалар языла.Лэкин ул янадан 17 хужалыкка кала.Колхозга «Кызыл сукачы» дигэн исем бирелэ.Колхозны оештыручылар Исмэгыйль Макашин,Василий Золотарев,Эхэт Тимербаев,Петров була.Беренче председатель- И.Макашин. «Красный пахарь» ул чорда эре хужалык була.300 гэ ат кына була.1933 елда беренче трактор кайта.Колхоз экономикасы елдан-ел кутэрелэ бара.Колхозчыларнын тормышы яхшыра. Хужалыкка житэкчелек кочлэрне яхшырак оештыру максатында колхозларны ваклау уткэрелде. «Красный пахарь» оч колхозга буленэ: «красный пахарь», «Ватутин», «За Родину».1958 елда колхозларны эрелэндеру башланды.МТС бетэ.МТС базасында 14 авылны берлэштергэн зур колхоз тозелэ. «Дружба» исеме бирелэ.Председателе – Хабибрахманов Жиган дигэн кеше була.1959 елдан «Дружба», «Вахитов».1960 елдан 1997 елга кадэр Икшермэ совхозы.1997 елдан 2005 ел АФХ Икшермэ.2005 елдан КФХ Мухаметшин. Беренче авыл Советы председателе Сагитов Башир Тубэн Очнарат авылыннан була.Авыл Советы председателе1948 елдан 1961 елда Нуриев Тагир Нуриевич,1961 - 1965 елга кадэр Юсупов Шамил Бикмухаметович,1965-1982 елда Сафиуллина Роза Саетовна,1982-1990 елда Абдуллин Халим Мубаракович,1990-1998 елларда Мияссарова Нурания Зиганшиновна эшлэде,1999 елдан Нургалиева Расима Файзрахмановна  эшли.

Иске Икшермэ авыл жирлегендэ халык саны 2016 елнын 1 январенэ 850 кеше,96% татарлар, калганы башкортлар,русслар,узбэклэр,казахлар х.б.яши.

Туучылар саны 01.01.2015 елда 12 бала иде, э 01.01.2016 елда 7 бала булды,улучелэр саны 01.01.2015 елда 18 иде, э 01.01.2016 елда 12 кеше булды. Язылышучылар 2014 елда 2 пар иде, 2015 елда 1 пар булды.

Авыл хужалыгында барлыгы 73 кеше ,бюджета эшлэучелэр сыны – 141 кеше ш.э.медицинада – 8 кеше, почта булекчэсендэ – 2 кеше, авыл жирлегндэ – 4 кеше,пожар постында – 10 кеше; башка тармакларда  23 кеше,  ЧП хэм сатуда – 25 кеше эшли.

Авыл жирлегендэ барлыгы 387 хужалык, 8 йортта гына газ юк. 90% йортларга  су кертелгэн.Хужалыкларда яшелчэ,бэрэнге устерэлэр, мал асрыйлар.Сонгы елларда сыер саны киму куздэ тотыла, халык куплэп бозаулар асрауга кучте.

Авылнын куренекле кешелэре:
- Абдуллин Илнур  Абдулла улы – профессор,  техник фэннэр докторы,КХТИ;
- Хафизов Камил Габдулхак улы – декан, техник фэннэр кандидаты, КГАУ;
- Якупов Талгать Равил улы –  биологик фэннэр кандидаты;
- Тимерханов Айнур Ахат улы –  филологик фэннэр докторы;
- Мингазов Наил Гильми улы –  медицина фэннэре кандидаты, атказанган табиб;
- Мингазов Рафаэль Гильми улы – доцент,  медицина фэннэре кандидаты ТР;
- Муртазин  Фидаил Габделахат улы– мастер спорта РТ мили корэш  буенча;
- Валиуллова Рашида Рафик кызы  –  атказанган юрист ТР;
- Мустафин Анас Амин улы – техник фэннэр кандидаты, КГАУ;
- Абдуллина Илюся Абдулла улы –  педогогик фэннэр кандидаты ;
- Мусин Ирек Тауфик улы –  медицина фэннэре кандидаты;
- Якупов Рафил Равил улы – медицина фэннэре кандидаты;
- Гильмиев Фарит Гильми улы – атказанган авыл хужалыгы работнига ТР
- Мухаметшин Зуфар Зиннат улы – атказанган авыл хужалыгы работнига ТР;
- Байкеев Кави Салим улы – ТР атказанган укытучысы;
- Абдуллина Ильсияр Абдулла кызы – ТР атказанган укытучысы
- Габдулвалиев Фларид Габтелвали улы – атказанган трансорт йортучесе
- Сабитова Флера Бурган кызы – ТР атказанган укытучысы;
- Гильманов Равил Арслан улы  - атказнган МВД эшчесе
- Ахметзакиров Салимгарай Ахметзакир улы – РФ атказанган механизаторы;
- Зиганшин Фаил Сабир улы – атказанган авыл хужалыгы работнига ТР;
- Шакиров Раиф Мансур улы – атказанган авыл хужалыгы работнига ТР;
- Тимергалиева Шамсенур Тимергали улы – «Ленин» ордены кавалеры».

Икшермэлелэр аеруча узлэренен якташлары белэн бик горурланалар : Гильмиев Фарит Гильми улы авыл очен бик куп эшлэр эшлэде.Йортларга газ керде, юллар асфальтланды, мэдэният йорты ремонланды х.б бик куп эшлэр. Абдуллин Ильнур Абдуллович –  техник фэннэр докторы, профессор, проректор КХТИ, Иске Икшермэ авылында бик матур кул ясады.Рэхэтлэнеп ял иту урыны булдырылды.

Соңгы яңарту: 2016 елның 14 гыйнвары, 19:45

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International