1955 елда Иске Икшермә авылында төзекләндерелгән чиркәү бинасында участок хастахнәсе ачыла. Табиблар җитмәү сәбәпле, бар җаваплылык тәҗрибәле фельдшер Мария Дмитриевна Мещановга төшә.
1959 елда районда дифтерия авыруы тарала һәм хастаханә әлеге чирне дәвалау буенча махсуслаша. Авыруларны Галина Александровна Волкова һәм Әминә Миннекәева Азеева дәвалый. Чиргә каршы көрәш бер елга сузыла.
1960-1965 елларда Иске Икшермәдә кухня, тудыру бүлеге аерым булган амбулатория төзелә. Бу елларда койка-урыннар саны 35кә җитә. Хастаханә үз эшчәнлегендә мәгълүм уңышларга ирешә, берничә тапкыр Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Шул ук елларда аптека һәм кер юу пункты төзелеп файдалануга тапшырыла. 1982 елда физиотерапия һәм стоматология кабинетлары ачыла.
1991 елда Саба районыннан Теләче районы аерылып чыгу сәбәпле, хезмәт күрсәтү радиусы 18 авылдан 9 авылга кадәр кимеде.
Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 19:45