Шәмәрдән участок хастаханәсе тарихы һәм үсеше.

Шәмәрдән  участок хастаханәсе тарихы XX гасырның 40нчы елларында  иске генә кечкенә  йорттан (хәзер ул урында  “Кафе” урнашкан) башлана. Бирегә амбулатория урнаша һәм аның белән терапевт Рәйсә Әхмәт кызы  мөдирлек итә.

            1948 елда  амбулатория  өчен Мәктәп урамындагы иске баракны бирәләр һәм  анда  ун  койка куелып терапия, балалар һәм тудыру бүлекләре  эшли башлый.  Табиблык  амбулаториясе мөдире итеп ТАССРның атказанган  табибы Т.Ф.Фәйзуллина билгеләнә.

1951 елда  участок хастаханәсе  леспромхозның иске  конторасына һәм тулай торагына   күчерелә. Бина утын  ягып җылытыла, суны  коедан ташыйлар, палаталар керосин лампасы һәм шәмнәр белән  яктыртыла.  Авыруларны  дәвалау өчен  шартлар  булмый.

Еш  күченеп   йөрүләр хастаханә  өчен   яңа бина төзелмәве, болай да иске гамәлдәге бинаныңтиз арада яраксыз хәлгә  килүе белән  аңлатыла.

           1960 елда  машинистлар өчен пансионатлы алыштыру  пункты бушый һәм  баш табиб Виктор Тихонович Анисимов төнлә белән  барлык  хезмәткәрләрне  җыеп, бушаган бинаның  йозагын  ватып  керәләр дә, бер төн  эчендә авыруларныүзәктән  ягып   җылытылган, электр белән  яктыртылган, суы  кергән  шул бинага   күчерәләр. Яңа участок хастаханәсендә терапия, балалар,  хирургия, тудыру бүлекләре ачыла.

1961-1968 елларда баш табиб булып  М.Н.Хөсәенов, 1968-1972 елларда – С.Т.Вәлиев, 1972-1982 елларда  Р.Т.Әкбәров, 1982-2005 елларда И.Х.Искәндәров  эшли. Ирек Хафиз  улы  җитәкчелегендә  хастаханә  шәһәрчегенең  хәзерге  комплекслары  сафка баса. Хастаханә  үзәктән  ягып  җылытыла, тотрыклы энергия системасы, кайнар һәм  салкын    су белән  тәэмин ителә.

            2005 елдан хастаханәнең  баш табибы  итеп  Р.Ә.Борһанов  билгеләнде.  

Хастаханәдә 16 табиб эшли, алар барысы да югары һәм  беренче  категорияле. Баш табиб Радик Борһанов “Татарстанның атказанган табибы”  дигән мактаулы  исем  йөртә. Медицина  хезмәткәрләре – 45. Поликлиникасы 13 авылдан   килүчеләргә хезмәт   күрсәтә, бер сменада 150 кеше  кабул итә  ала. Стационарда 25 авыруга исәпләнгән  койка  бар.

2005 елда участок хастаханәсе базасында гемодиализ бүлеге  ачылды. Ашыгыч  медицина  ярдәме бүлеге 4 фельдшерлык  бригадасы  составында  эшли.  Барлык  бригадалар да санитар транспорт һәм  кирәкле  җиһазлар  белән  тәэмин ителгән.

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 19:45

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International