Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Саба шәһәр җирлеге җирле үзидарә органнарының 2018нче елда башкарган эшләренә хисабы һәм 2019нчы елга алга куелган бурычлар турында

Саба шәһәр җирлеге Советының 2018 нче елда  

башкарган эшләренә отчеты.

 

 

Докладчы: Р.М.Хәсәнов –

Саба шәһәр җирлеге рәисе урынбасары

 

Хөрмәтле иптәшләр!

Менә тагын бер ел узып, эшчәнлеккә нәтиҗә ясар вакыт җитте.

Саба шәһәр җирлеге Советы үзенең эшчәнлеген “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турындагы” 131 нче Федераль Законга һәм Уставка нигезләнеп алып бара. Безнең төп бурыч - ул җирлектәге халык белән эшләү. Шуңа күрә халык яшәешен, көнкүреш шартларын һәрдаим контрольдә тоту, алар белән аралашу безнең көнүзәк мәсьәләләребезнең берсе булып тора. Шәһәр җирлегенә үзләренең төрле формадагы һәм эчтәлектәге сораулары белән 2986 кеше мөрәҗәгать итте, ел буена барлыгы 128 язмача гариза керде.

        Саба шәhәр жирлеге биләмәсенә  Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсе һәм Урта Саба авылы керә. Җирлектә бүгенге  көнгә барлыгы  8913 кеше яши, 2017нче елда 8780 кеше булган, 130 кешегә арткан, шуның 8788е Сабада, 125 кеше Урта Сабада исәпләнә. Хуҗалыклар саны - 3095, шуның 3014е- Сабада, 81 хуҗалык - Урта Сабада. Күпкатлы йортлар саны 44, аларда барлыгы 891 квартир исәпләнә.  

      Демография күренешенә килгәндә, туучылар саны 2018нче елда 119 гына булды, 2017дә 122 бала дөньяга аваз салган булган (3 балага кимрәк туган).  

   Үлүчеләр күрсәткечендә, узган ел белән чагыштырганда, кимү күзәтелә. 2017 – 63, 2018 – 54 үлем очрагы теркәлгән.

Шулар эченнән Урта Сабада 2 бала туган, 1 кеше үлгән.  

Яна гаилә төзүчеләр саны быел узган елга караганда кимрәк теркәлгән. Җирлектә 2018нче елда 40 пар язылышкан, 2017дә 53 булган. Аерылышучы гаиләләр саны – 9. (2017дә 14 булган).

Саба шәһәр җирлеге буенча ел дәвамында бистәгә 153 кеше яшәргә күчкән, 65е башка авыл һәм шәһәрләргә күченеп киткән.

    Саба шәһәр җирлеге биләмәсендә барлыгы 2656 пенсионер яши (узган ел 2606 булган). Шуның 2074е- картлык буенча пенсия алучылар, 251е - инвалидлык буенча, 54е - социаль пенсия алучылар. Пенсиянең уртача айлык күләме 11 856 сумны тәшкил итә.

Стационар телефоннан барлык хуҗалыкларның 72, кабельле интернеттан 95, кабельле телевидениедән 62 проценты файдалана.

Бистәдә урнашкан 83 сәүдә ноктасының бары 48ендә генә электрон түләү аппаратлары урнаштырылган, бу 57,8 процентны гына тәшкил итә.

Байлар Сабасы бистәсендә барлыгы 151 күпбалалы гаилә исәпләнә. Җирлектә 8 хезмәт ветераны, 23 сугышта катнашучыларның тол калган тормыш иптәшләре яши, ялгыз гына яшәүче 345 пенсионер исәпләнә.  Инвалидлар саны 1142 кеше, инвалид балалар саны – 67.

Күпбалалы гаиләләргә бушлай җир участогы бүлеп бирү турында Россия Президенты тарафыннан закон кабул ителгәннән соң, әлеге категориягә керүче 258 гаилә Шәмәрдәнгә чыга торган якта формалашкан 7 яңа урамнан җир кишәрлекләре алды инде. 2018нче елда шундый җир кишәрлекләренә барлыгы 48 гаилә ия булды.

Хөкүмәт тарафыннан икенче яки өченче баласын алып кайтучы аналарга бирелә торган ана капиталы сертификатына 2018нче елда бистә буенча 48 кеше ия булган. Бүгенге көндә ана капиталы суммасы 453 мең 26 сумны  тәшкил итә. ( 21 млн 745 мең)

     Җирлекнең бюджет кереме 2018нче елда 64 млн. 495 мең сумны тәшкил итте, үтәлеше 2017 нче ел белән чагыштырганда 73 процент. Шуның эченнән: собственный доход 54 млн., физик затлар кеременнән 37 млн., милек салымы 2 млн. 254 мең, җир салымы 10 млн 996 мең,  штрафлардан 13 мең сумлык керем алынды.

Җирлекнең бюджеты, беренче чиратта, организацияләрнең тотрыклы эшләвеннән һәм вакытында салымнарны күчереп баруларыннан тора. 2018нче елда иң күп налогны җаваплылыгы чикләнгән “Дельтрансагро” җәмгыяте (186  млн.), “Сабагаз”  идарәсе (7 млн.), “Татавтодор” берләшмәсе (6 млн.), район үзәк шифаханәсе (12 млн.) керткән. Таблицадан күргәнегезчә, ел ахырына җирлектәге организацияләрнең 82 млн сумнан  артыграк бурычлары калды ( 10 % - 8 млн. безгә керә).

      Хуҗалыклардан җыелып бетмәгән җир салымы буенча гражданнарның 195 545, милек салымы буенча 387 556 сум бурычлары бар.

Безнең җирлекнең бюджет тотылышы барлыгы 63 млн. 568 сумны тәшкил итте.  Аның иң зур өлешен благоустройство өчен тотылган чыгымнар тәшкил итә (55  млн. 219 мең сум).  Ул үз эченә урамнарны карап тоту (21 млн. 867 мең), юл билгеләре урнаштыру, разметкалар сызу, торак-коммуналь хуҗалык, элемтә чаралары өчен түләүләрне, автотранспортны төзек хәлдә тотуны ала.      

2018нче елда җирлектә урнашкан бюджет учреждениеләре тотрыклы эшләделәр дип әйтергә була.

    Саба шәһәр җирлеге биләмәсендә белем һәм тәрбия бирү юнәлешендә колачлы һәм нәтиҗәле эш алып барыла.

Саба  гимназиясе 1003 укучы һәм 93 укытучыны берләштерә.

Чыгарылыш сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясе күрсәткечләре буенча, сонгы ике елда, 9 нчы сыйныф укучылары математика, рус теле, физика, химия, география, инглиз теле, биология, тарих, җәмгыять белеме фәннәреннән уртача курсәткечне яхшырта алдылар. 11 нче сыйныфларга килгәндә, информатика, химия, инглиз теле, биология, рус әдәбияты, тарих, җәмгыять белеме фәннәреннән нәтиҗәләре күтәрелде.

Фән олимпиадалары нәтиҗәләре шулай ук әһәмиятле күрсәткеч булып тора. Бу өлкәдә дә сизелерлек алга китешне билгеләп үтәргә мөмкин: 2017 елда муниципаль этапта 41, республика этабында 4 урын яуланган булса, быел бу сан 55 һәм 5 не тәшкил итә.

Сабаның сәләтле балалар өчен мәктәп-интернатында 174 бала белем ала, 12 түгәрәк эшли. Сәләтле балаларның чынлап та сәләтле икәнлекләре аларның ирешкән уңышларында күренә. Узган 2017-2018нче уку елында Россия күләмендәге фән олимпиадаларында 2, республика күләмендәгеләрендә 27 призлы урын алуга ирештеләр. Быелгы уку елында исә фән олимпиадаларының муниципаль этабында 84 призлы урынга лаек булдылар.

      Саба аграр көллиятендә студентлар саны 437. Студентлар район халкын ел саен Яңа ел бәйрәмендә кардан ясалган гигант иҗат җимешләре белән сөендерәләр, Республикакүләм олимпиада, конкурсларда актив катнашып киләләр. Бу ел исә алар өчен тагын да истәлекле булып тарих битләрендә калачак. Февраль ахырында актлар залын һәм укыту-лаборатория кабинетларын үз эченә алган корпус үз ишекләрен ачар дип көтелә.

Саба шәһәр җирлегендә хәзерге көндә 7 балалар бакчасы эшләп килә, 6сы – Сабада, 1се- Урта Сабада (ул “Шоколад” балалар бакчасының филиалы буларак эшли).Аларга барлыгы963 бала йөри,94 тәрбияче эшли. Алар белем һәм тәрбия бирү юнәлешендә нәтиҗәле эш алып баралар, эш тәҗрибәләре белән республикакүләм семинарларда уртаклашалар. Шулай ук төрле дәрәҗәдәге бәйге-конкурсларда призлы урыннар алуга ирешәләр. Мәсәлән, 2018 елда “Шоколад” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Мәскәүдә үткәрелгән “Робофэст” конкурсында 2нче, “Бәләкәч” тәрбияләнүчеләре “ЭкоВесна”, “Зелёный огонек” республикакүләм бәйгеләрендә 1нче, “Кыңгырау” балалар бакчасына йөрүчеләр “куркынычсыз юл” республикакүләм конкурсында 3нче урынны алуга ирештеләр.

Биләмәдә бер мәдәният йорты һәм бер авыл клубы халыкка хезмәт күрсәтәләр. Алар халык һәм оешма, учреждение, предприятиеләр белән тыгыз бәйләнештә эшлиләр. Яңа ел бал-маскарады, Кыш бабайлар парады, Сабантуй, Нәүрүз бәйрәмнәрен, оешмаларның иҗат-отчет концертларын оештыруда мәдәният хезмәткәрләре һәрвакыт башлап йөрүчеләр рәтендә.  ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган иҗат-отчет концертын күпсанлы сораулар буенча кабатлап куюлары мәдәният хезмәткәрләренең фантазияләре, артистлык һәм оештыру  сәләтләре югары дәрәҗәдә булуы турында сөйли торган күрсәткеч.

Саба бистәсе халкына Әбрар Кәримуллин исемендәге район үзәк китапханәсе һәм музей хезмәт күрсәтә. Фондта барлыгы 70035 китап тупланган, 5277 китап укучы теркәлгән. 2018нче ел китапханә өчен бик тә истәлекле ел булып кала, чөнки Саба китапханәсе үзенең 100 еллык олы юбилеен билгеләп үтте. Китапханәнең инстаграмдагы битендә даими рәвештә яңа китаплар белән танышып бару мөмкинлеген дә уңай бәяләргә мөмкин. Китапханәләр каршында эшләп килүче “Өлкәннәр”, “Сөембикә”,”Алтын куллар”, “Мишә дулкыннары” һ.б. берләшмәләр аралашу өчен менә дигән урын да булып тора. “Гаилә белән китапханәгә” проекты да уңышлы эшли.     

Районның Балалар иҗат үзәгенә йөрүче балалар саны район буенча барлыгы 990, аларга 40 педагог тәрбия бирә, 5 юнәлеш буенча эш алып барыла. Укучылар аеруча техник һәм сәнгать-эстетика юнәлешләрендә яратып шөгыльләнә.

  Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең  үзендә һәм филиалларында 8 төрле юнәлеш буенча 500дән артык бала белән 31укытучы шөгыльләнә. Хореография белән шөгыльләнүче балалар аеруча күп.

Талантлы укучылар 2018 нче елда Халыкара, Бөтенроссия, регион-ара, республикакүләм конкурсларда катнашып, бик күп призлы урынга ия булдылар.

 Районыбызда спорт иң зур игътибар бирелүче өлкәләрдән санала. Моның өчен теләге булган һәркемгә мөмкинлекләр тудырылган. Ел дәвамында спортның күп төрләре буенча җирлекләр, оешма, учреждение һәм предприятие хезмәткәрләре, инвалидлар һәм пенсионерлар арасында район чемпионаты үткәрелә. Спорт комплексы һәм йөзү бассейны спорт белән шөгыльләнергә яратучыларның теләп килә торган урыны.

 “Олимп” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең төрле группаларында 14 спорт төре белән барлыгы 929 бала шөгыльләнә. Иң күп бала саны көрәш һәм чаңгы спорты түгәрәкләрендә.  Спортчыларыбыз республика, Россия һәм хәтта дөньякүләм ярышларда иң югары нәтиҗәләргә ирешәләр.

       Спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләр “Сабантуй” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә дәбик күп. Биредә бадминтон, стендка ату һәм ат спорты буенча махсус түгәрәкләр эшли. Бүгенге көндә күрше районнардан да йөреп, барлыгы 211 бала шөгыльләнә.2018 нче елда “Сабантуй” спорт мәктәбе Россия һәм республика дәрәҗәсендәге ярышларны югары дәрәҗәдә үткәрде. Италия, Германия, Австрия илләрендә, Россия күләмендә уздырылган ярышларда спортчыларыбыз уңышлы чыгыш ясап, спорт мастеры, спорт мастерына кандидат, беренче разряд дәрәҗәләренә лаек булдылар.

      Ут куллану буенча анализ ясагач, еллык нәтиҗәләр буенча, 1нче, 4нче, 6нчы балалар бакчалары, басеейн, “Сабантуй” спорт мәктәбе, иҗат үзәге һәм Урта Саба клубы 2017нче ел күрсәткечләренә караганда артыграк яндырганнары күренә.

Газ тоту буенча анализ ясасак, бюджет оешмалары арасыннан гимназия, сәләтле балалар мәктәбе, 2нче һәм 3нче балалар бакчалары, “Олимп” спорт мәктәбе, бассейн, иҗат үзәге, аграр көллият  алдагы ел белән чагыштырганда күбрәк якканнар.

Су тотылышы буенча күрсәткечләрнең артуы “Шоколад” балалар бакчасыннан тыш, барлык 5 балалар бакчасында,  “Олимп” спорт мәктәбендә, спорт комплексында күзәтелә.

     Җирлекнең яшәеше, икътисади яктан ныклыгы җитештерүче һәм хезмәт күрсәтүче оешмаларның күплегенә, аларның яхшы эшчәнлек нәтиҗәсенә бәйле. Җитештерүченең төп максаты, әлбәттә инде, табыш алу. Шушы табышның бер өлеше җирле бюджетка салым буларак керә. Кече һәм урта эшмәкәрлек буенча соңгы 5 еллык күрсәткечләрне карасак, шәхси эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклары, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр, кооперативлар саны артуга таба барганын күрәбез. Бүгенге көнгә җирлек буенча 339 шәхси эшмәкәр, 205 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять исәпләнә.

      Табыш бирүче тармакларның берсе – авыл хуҗалыгы. Безнең җирлектә әлеге өлкәдә җаваплылыгы чикләнгән Урта Саба җәмгыяте, Саба инкубатор-кошчылык станциясе, крестьян-фермер хуҗалыклардан Ибрагимова Әнисә Равилевна, Халиков Радик Ясәвиевич, Фазуллин Рамил Нуруллович нәтиҗәле эш алып бара. Алар сафына 2018нче елда Габдрахманов Ришат Мударисович белән Рахимов Айрат Раифович та өстәлде. Бу оешмаларның 2018нче елда җитештергән продукция күләме 101 млн. 784 мең сумны тәшкил итә.

       Урта Саба җәмгыяте 67 млн. 416 мең сумлык продукция җитештерде. Район буенча рейтингта 12нче урынны алып тора.  2230га чәчүлек мәйданы бар. Гектарыннан 28,9 центнер уңыш җыеп алынган. Хуҗалыкта 260 баш савым сыеры исәпләнелә, бер сыердан елына 4857 кг. сөт савыла. Бер башка еллык ит җитештерү 243 кг. ны тәшкил итә.

     Саба инкубатор-кошчылык станциясе үзебезнең районга гына түгел, күрше районнарга да хезмәт күрсәтә. Еллык җитештерү күләме 6 млн. 922 мең сум. Биредә 6 кеше хезмәт куя. Халык яздан көзгә кадәр чеби, каз, үрдәк, күркәнең бер көнлеген дә, үстерелгәнен дә теләп сатып ала.

       Ибрагимова Әнисә Равилевна крестьян-фермер хуҗалыгы 2017 нче елдан бирле эшчәнлек алып бара. 10 га чәчүлек мәйданда бәрәңге игү белән шөгыльләнә. Райондагы бюджет оешмаларын  икенче икмәк белән тәэмин итә.

      Халиков Радик Ясәвиевич нигездә кошчылык белән шөгыльләнә. 1200 кв.м. мәйданлы бинада 12000 башка якын кош үстерелә. 12 гектар мәйданда чәчүлек җире бар. 2018нче елда 2 млн. 800 меңлек продукция җитештергән.

Хаман саен шәһәрләшә барабыз дип сөйләсәк тә, бистәдә йорт яны шәхси хуҗалыкларында асралучы мал баш саннары тотрыклы саклана. Бүгенге көндә хуҗалыкларда 473 баш мөгезле эре терлек исәпләнелә, шуның 66сы– сыерлар. Кәҗә һәм ат баш саннары да арту ягына таба бара.  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының карарын тормышка ашырып, шәхси хуҗалыкларда савым сыерларының һәм кәҗәләрнең баш саннарын саклап калу максатыннан, хөкүмәт тарафыннан сыер башына санына карап 2000 нән башлап, кәҗәгә 500 сум исәбеннән  субсидия бүленеп, алар вакытында хуҗаларына тапшырылды (сыер асраучыларга 206 мең, кәҗә асраучыларга 68 мең).  Моннан тыш ветеринар хезмәтләр күрсәтү максатыннан 8400, яшь чеби, үрдәк һәм каз бәбкәләре алучы гаиләләргә 485 571 сум субсидия түләнде. Барлык сумма – 572 мең 232 сум.

 Шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар заман белән бергә атлый. Банклар бирә торган кредитларны абзар-кура салу һәм яңарту өчен материаллар алу максатыннан 2018 елда 17 кеше алган 3 млн. 650 мең сумлык. 2017нче елда 28 кеше алган булган (5 млн.  489 мең сумлык).

 Байлар Сабасы бистәсендә сөт җыю эшенә ихтыяҗ юк. Урта Саба авылында 2018нче елда 27 баш сыердан 773 ц. сот җыелды. Әлеге эшне шәхси эшмәкәр Хөснетдинов Марс алып бара. Тапшырылган сөт өчен вакытында исәп-хисап ясала.

Саба шәһәр җирлеге биләмәсендәге урамнарда 2018нче елда барлыгы 871 светильник янды. 2018 нче елда 1 млн 434 мең сумлык ут кулланылган, бу узган ел белән чагыштырганда 232 меңгә әзрәк. 1 светильникка 1646 сум туры килә. 2017нче елда исә бер светильникка 1915 сум туры килгән.

Йортларыбызда һәрдаим су булып торганын, чүп бункерларын вакытында чистартып торганнарын барыбыз да ярата, ләкин менә шушы хезмәтләр өчен вакытында түләргә дә онытмасак иде. Бюджет организацияләреннән башка, торак-коммуналь хуҗалыгына су һәм чүп өчен шәхси хуҗалыкларның 2018 нче ел ахырына 1 млн. 26  мең сум әҗәте җыелып бетмәгән.                                           

Сәүдә хезмәте күрсәтү буенча халыкка 83 шәхси эшмәкәр һәм район кулланучылар җәмгыяте  кибетләре хезмәт күрсәтә.  Җирлектә райпо системасына караган 3 кибет һәм  кафе эшли. “Икмәк” җәмгыятендә 56 кеше эшли, товар әйләнеше 41 млн. сум, общепитта 26 кеше хезмәт куя, товар әйләнеше-21 млн. сумны тәшкил иткән. 

          Безнең биләмәдәге халыкка 1 почта бүлеге, 1 телефон узелы, 3 банк, 1 больница, 2 бригада Такси, янгын сүндерү бүлекләре хезмәт күрсәтәләр.

       Саба район үзәк шифаханәсендә 2018нче ел дәвамында 59 млн. сумлык ремонт эшләре алып барылды.  2018нче елда 4886 кеше диспансеризация үткән. Сәламәтлек саклау өлкәсендә барлыгы 71 табиб һәм 228 медицина хезмәткәре эшли. Ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге тарафыннан ел буена 10 651 мөрәҗәгать кабул ителеп, аларга беренче ярдәм күрсәтелде.

    Янгын сүндерү бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2018нче елда бистәбездә  1 янгын чыгу очрагы теркәлгән, аларда кеше гомеренә зыян килмәгән.

  Райондагы административ комиссия тарафыннан благоустройство буенча шәһәр җирлеге тарафыннан кабул ителгән кагыйдәләрне үтәмәгән һәм бозган өчен, барлыгы 69 административ эш кузгатылып, шуның 58енә кисәтү ясалды, 7сенә 14 мең сум штраф түләттерелде, 4 эш туктатылды. Шулай ук тиешсез урында күрсәтмә такталар, белдерүләр, реклама урнаштырган өчен 15 протокол төзелеп, 13 кешегә кисәтү ясалды, 2 эш туктатылды. (2017нче елның 19нчы декабрендә кабул ителгән Татарстан Республикасы 92нче номерлы карары нигезендә административ хокук бозу Кодексына үзгәрешләр кертелде).

  Районның балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе тарафыннан шулай ук зур күләмле эш башкарылды. 2018 нче елда бистә буенча социаль яктан куркыныч хәлдә дип исәпләнгән 2 гаилә исәптә торды. 1се – спиртлы эчемлекләр кулланган өчен, 1се – аз керемле гаилә буларак. Бүгенге көндә 1 гаилә исәптән төшерелде. Ата-ана булу вазифаларын тиешенчә башкармаган өчен 11 ата-анага кисәтү ясалды,  3сенә 700 сумлык штраф түләтелде.  Җәмәгать урыннарында кичке сәгатьләрдә баласы өлкәннәрдән башка йөргән өчен 9 ата-анага кисәтү ясалды. Моннан тыш,  2 балигъ булмаган яшүсмер административ җаваплылыкка тартылды: 1се урлашкан өчен 3000 сум күләмендә штраф түләде, 1се кисәтү алды.

Гомумән алганда, 2018 нче елда Байлар Сабасы бистәсе буенча зур төзелеш һәм ремонт эшләре башкарылды. Район үзәк шифаханәсенә капиталь ремонт ясалды. Шулай ук Мәктәп урамындагы элек ведомстводан тыш сак бүлеге урнашкан административ бина капиталь ремонтланды.  Сопрт комплексы, гимназиядә ремонт эшләре алып барылды, чаңгы базасына янкорма эшләнде. Шулай ук Сабинка елгасы яр буенда, культура һәм ял паркында төзелеш һәм матурлау эшләре дәвам итә. Биредә елның һәр фасылында ял итү өчен уңайлы шартлар тудырыла.

Мәгариф, мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау, юллар һәм тротуарлар салу, аларны төзекләндерү, административ биналарга капиталь ремонт ясау өчен һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә барлыгы 494 млн. сумлык эш башкарылды.

   Үзегез күреп торасыз, бистәбез елдан-ел яңара һәм матурлана бара, бер-бер артлы яңа йортлар, көнкүреш биналары калкып чыга.

Монда, әлбәттә, хөкүмәт тарафыннан тормышка ашырыла торган күптөрле программаларның да ярдәме зур.  Чөнки үз көчең белән генә йорт җиткезеп чыгу һәркемнең дә хәленнән килә торган эш түгел.

2018 елда безнең шәһәр җирлеге каршында эшләүче торак-көнкүреш шартларын тикшерү комиссиясе аша 18 гариза каралды, шуның 16сы торак шартларын яхшыртырга мохтаҗ дигән карар чыгарылып, документлары район комиссиясенә тапшырылды.

2018нче елда җирлек буенча барлыгы 5709 кв.м. торак файдалануга тапшырылды. Шуның эченнән Байлар Сабасында индивидуаль 31 йорт, Урта Сабада 1 йорт үз хуҗаларын кабул итеп алды. Тынычлык, 5 адресы буенча 27 фатирлы күпкатлы йорт кулланылышка тапшырылды. Бүгенге көндә җирлектә 65 төзелә башлаган йорт булуын да искәртеп узасы килә. Аларның күбесе күпбалалы гаиләләргә бирелгән участокларда урнашкан. Димәк, алга таба бистәдә хуҗалык саны да, кеше саны да арту ягына таба барачак. Бу исә, үз чиратында, эш урыннары булдырудан башлап, культуралы ял итүне дә кертеп, халык мәнфәгатьләрен күз алдында тотып эшләү өчен яңа максатлар һәм бурычлар кую өстендә эшләргә кирәк булачак дигән сүз.

Саба шәһәр башкарма комитеты тарафыннан 2016нчы елның 4нче августында расланган Байлар Сабасы битәсенең 2016-2030нчы елларга социаль-икътисади үсеше стратегик планы да әнә шул мәнфәгатьләрне күз уңында тотып төзелгән иде. Төп басым агоропромышленность комплексы, кече һәм урта бизнес, әйләнә-тирә мохитне саклау, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, территория үсеше, инвестицияләр җәлеп итү һәм халыкка тулы канлы тормыш белән яшәү өчен шартлар тудыруга ясала. Иң күләмле эш Саба индустриаль паркында көтелә. Паркның җир кишәрлеге мәйданы 106 га. Бүгенге көндә беренче чиратта 38 га җитештерү урыны өчен мәйдан булдыру эше алып барыла. Территорияне проектлаштыру эше төгәлләнде. Аның нигезендә суүткәргеч, канализация уздыру, газ белән тәэмин итү, юллар төзү, территорияне коймалап алу, машиналар өчен стоянка булдыру һ.б. каралган. 

Шәһәр җирлеге каршында инде күп еллардан бирле “Үсеш”  фонды эшләп килә. Һәр гаиләдән 100 әр сум булса да өлеш кертсәгез, хәйран сумма җыела. Әлеге акчалар чишмәләрне һәм зиратларны карап, төзекләндереп тоту максатында файдаланыла.

2018 нче елда хуҗалыклардан 365 233 сум үзара салым акчасы җыелып, шуның 84 меңе хезмәт хакы түләүгә, 35 400 сумы зиратларны кирәкле инвентарь белән тәэмин итүгә тотылды.

Татарстан хөкүмәте карары нигезендә, инде 5нче ел җирле референдум үткәрелде. 2017нче елның 19нчы ноябрендә үткәрелгән референдум нәтиҗәләре буенча, 1 9366 000 сум күләмендә акча җыелып, әлеге суммага планлаштырылган эшләрнең барысы да эшләнеп бетте. Урта Саба авылында урнашкан зиратның коймасы алыштырылды, Байлар Сабасының Гали Закиров урамындагы ябык зират территориясен әйләндереп алып агач утырту эше башкарылды. Шулай ук әлеге финанс чыганаклары Байлар Сабасындагы тыкрыкларга вак таш салуга һәм мәчет артында Гали Закир белән Совет урамнарын тоташтыручы җәяүлеләр өчен тротуар салуга тотылды. 

      2018нче елның 18нче ноябрендә үткәрелгән соңгы референдум нәтиҗәләренә килсәк, анда барлык халыкның 80,32 проценты катнашып, шуның 75,83 проценты “әйе”, 24,17 проценты “юк” дип тавыш бирде. Бүгенге көнгә халыктан 1 млн 950 мең сум акча җыелды (махсус карар нигезендә әлеге акча 1х4 нисбәтендә арттырыла), җыеласы суммага карата үтәлеш 97 процентны тәшкил итә. Референдумның көн тәртибенә кертелгән эшләр 2019нчы ел дәвамында эшләнәчәк. Алар: бистәдә автомобильләр һәм җәяүлеләр күперләрен төзәтү; урам юлларын вак таш белән түшәү; һәйкәлләрне төзәтү; тротуарлар һәм су агу улакларын төзәтү; балалар мәйданчыгы төзү. Җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүдә алга таба да актив катнашырсыз дигән теләктә калам.

      Башкарылган эшләр барыгызның да күз алдында: язгы-көзге пычракларда машина белән кереп булмый торган урамнар юк инде. Җәяүлеләр өчен тротуар салынмаган үзәк урамнар да берничә генә калып бара. Урамнарга яңа агачлар утырту, корыган агачларны кисү, газон чабу, тротуар җәю эшләре һәрдаим бистәнең йөзен матурайту, төзекләндерү максатыннан башкарыла. Матур бистәдә яшәү үзебезгә дә күңелле, чисталык саклау исә һәрберебездән тора.

 Бистә территориясен тәртиптә тоту, агач һәм куаклар утыртуда бистәдә эшләүче оешма, предприятие һәм учреждение хезмәткәрләре зур тырышлык куя. Һәрдаим экологик өмәләр оештырыла. Ел саен апрель-май  айларында санитар-чистарту икеайлыгы игълан ителә. 2018нче елда, мәсәлән, Байлар Сабасында барлыгы 2717 төп агач утыртылды (гомуми суммасы 7 млн.нан артык). Шуның эченнән Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе тарафыннан 541 төп миләш, 301 төп тополь, 139 төп юкә урамнарга, Гафэль җәмгыяте ярдәме белән 44 төп агач,  “Волгаклининг” җәмгыяте тарафыннан 954 төп агач культура һәм ял паркы территориясенә утыртылды. Барлыгы 564 төп агач киселде (567 мең 907 сумлык). Җәй дәвамында 94 938 кв.м. газон чабылды (850 мең 150 сумлык). Әлеге эштә  шәхси эшмәкәрләр белән беррәттән, мәктәп укучыларыннан торган бригада җәй айларында әти-әниләрен хезмәт хакы белән сөендерүгә иреште.

         Барлыгы 30 799 төп чәчәк үсентесе утыртылды (1 млн. 974 мең сумлык). Сабабызны җәй көне чәчкәләр иле эчендә утыра дип әйтсәк тә дөрес булыр. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар да территорияләрен матур итеп бизәп төрле чәчәкләр утырта.

     Халык тормышын яхшырту өчен район һәм республика җитәкчелеге тарафыннан зур эш башкарыла, шуның нәтиҗәсендә бистәнең йөзе матурая бара. Соңгы елларда гына сафка басып килүче Тукай урамы, 11 адресы буенча урнашкан мәдәният һәм ял паркын, халык телендә  Набережная дип йөртелүче Сабинка елгасы яр буе мәйданчыгын төзекләндерү – шуның ачык мисалы. Бистә халкы мәдәният һәм ял паркын аеруча якын күрә, бирегә гаиләләре белән килеп, рәхәтләнеп ял итә. Чөнки биредә балалар өчен уен, өлкәннәр өчен спорт мәйданчыклары булдырылган. Махсус тренажерлар, пляж волейболы мәйданы, стадион, велоспорт территориясе – спорт белән шөгыльләнүчеләрнең иң яраткан урыны. Болардан тыш, биредә районыбызның күренекле шәхесләре бюстлары, татар халык әкиятләренең агачтан уеп ясалган үрнәкләре  белән танышырга мөмкин. Стадионда исә ел дәвамында район һәм республика күләмендә спорт ярышлары үткәрелә, ул барлык тиешле таләпләргә тулысынча җавап бирә.

   Парк чиста, төзек һәм матур. Җәен территорияне чәчәкләр бизи, агач һәм куаклар утырту эше һәрдаим алып барыла.

    Яр буе мәйданы - бистә халкының, елның кайсы фасылы булуга карамастан, иң яраткан урыны. Чөнки биредә эштән арып кайткач, саф һава сулар өчен менә дигән урын. Кышын тауда һәм чаңгыда шуарга, җәен велосипедта йөрергә мөмкин. Балалар өчен бик кызыклы уен мәйданчыклары урнаштырылган. Шулай ук биредә массакүләм чаралар үткәргәндә куллану өчен матур бизәлешле сәхнә дә бар.

    Болардан тыш, бистәнең Закир Йосыпов урамында урнашкан әфганчылар истәлегенә куелган һәйкәлне үз эченә алган Әфганчылар паркында зур төзелеш эшләре көтелә.

Башланып киткән 2019нчы елда да күләмле эшләр башкаруны күз алдында тотабыз. Тынычлык урамында 27 фатирлы күпкатлы йорт төзелешен башлау,  Мәктәп урамы, 52нче йорт адресы буенча урнашкан күпкатлы йортка капиталь ремонт ясау, Урта Саба авылындагы суүткәргеч челтәрен ремонтлау, шулай ук  “Урта Саба” җәмгыяте территориясендә силос-сенаж траншеясы төзү, Байлар Сабасында урнашкан ашлык складын капиталь ремонтлау планлаштырыла. Болардан тыш, алга куелган бурычлар:

  1. Алга таба да Сабинка елга буендагы һәм ял паркындагы эшләрне дәвам итәргә.
  2. Сабадагы бөтен организацияләр, шәхси эшмәкәрләр белән берлектә, Саба җирлегенә агач утыртуны, шулай ук организацияләрнең үз территорияләрендә агач, куак һәм чәчәкләр утыртуны дәвам итәргә. Моннан тыш Татар Автоном Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел тулу уңаеннан махсус мәйданчык билгеләп, агач утырту эшен планга кертергә.
  3. Промышленность мәйданчыгына резидентлар җәлеп итү, төзелеш эшләрен башлап җибәрү.
  4. Саба шәһәр җирлеге территориясендә агропарк төзү өчен җир урыны билгеләү һәм аны төзи башлау.
  5. Җирлектә төзеләчәк 800 урынлык мәктәпнең проектын эшләтү һәм төзү.
  6. Күпбалалы гаиләләр өчен яңа җир участокларын барлыкка китереп, аларны 10ар сутый итеп бүлеп, аларны 3 балалы гаиләләргә бирүне дәвам итәргә.
  7. Йөрәк һәм кан тамырлары авыруларын дәвалау үзәген төзү өчен проект эшләтү һәм төзи башлау.
  8. Күпфункцияле үзәк белән “Шоколад” балалар бакчасы арасындагы территориядә мәчет төзелешен башлау.
  9. Күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бүлеп бирелгән яңа урамнарда су кертү эшләрен дәвам итү.
  10. Үткәрелгән референдум карары нигезендә һәр кеше башына билгеләнгән 300 сумны җыю эшен 2019нчы елның 1нче мартына кадәр төгәлләргә һәм сметалар эшләтеп, конкурска куярга. Алга куелган эшләрне ел тәмамланганчы эшләтеп бетерергә.

         Хөрмәтле иптәшләр!

        Докладта яктыртылган дәлилләрдән күренгәнчә, бистәдә башкарылган эшләр аз түгел, ләкин заман үзгәрә, аңа карап халыкның ихтыяҗы да камилләшә бара. Моның өчен хезмәт куючы Россия, республика, район җитәкчеләренә зур рәхмәт. Сезнең белән берлектә эшләгәндә генә, без уңай нәтиҗәләргә ирешербез дигән теләктә калам. Барчабызга да исәнлек саулык, сәламәтлек, эшегездә уңышлар, гаиләгездә иминлек теләп калам.

        Игътибарыгыз өчен рәхмәт! 

Соңгы яңарту: 2019 елның 1 июле, 15:39

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International