Югары Симет авыл җирлегенең 2013 ел эшчәнлеге турында отчет доклады

Хөрмәтле авылдашлар, җитәкчеләр һәм чакырылган иптәшләр! Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Югары Симет авыл җирлеге Советының Уставы нигезендә, бүген Сезнең тарафка  авыл җирлеге Советының 2013 нче елдагы эшчәнлеге турында отчеты тәкъдим  ителә.

Авыл җирлеге Советының төп бурычы булып халыкның көнкүреш, яшәү шартларын яхшырту, барлык оешмаларны тотрыклы эшләтү, халыкка хезмәт күрсәтүче учреждениеләрнең эшен контрольгә алу тора.

Көн тәртибендә учреждениеләрнең эшчәнлеге, авылларны төзекләндерү, яшелләндерү, янгынга каршы көрәш чаралары, балигь булмаган балалар арасында эчүчелек, наркомания, вак хулиганлыкны булдырмау буенча профилактик чараларның торышы, бәйрәмнәр, спорт һәм культура чараларын оештыру, газета-журналларга язылу эшенең торышы, Республика күләмендә кабул ителгән “Экология елы” уңаеннан эшлисе эшләр, газ-электр энергиясенең тотылышы кебек мөһим мәсьәләләр каралып, 12 утырыш уздырылды.

Авыл тормышына кагылышлы күп кенә мәсьәләләр гражданнарның гомуми җыелышларында карала. Авылларда барлыгы шундый 4 гражданнар җыелышы үткәрелде. 2013 елның 23 нче январендә 2012 нче  елда эшләгән эшләренә отчеты, үткән гражданнар җыелышында кергән тәкъдим, сорауларның үтәлеше, гражданнарның  сораулары, авылларны төзекләндерү, чистарту, яшелләндерү һәм җәйге чорда янгынга каршы көрәш эшенең торышы, гражданнарның терлекләрен көтүгә чыгаруны оештыру, эчкечелеккә, наркоманиягә каршы көрәш чаралары турындагы мәсьәләләр каралды, тиешле карарлар кабул ителде.

Авыл җирлеге Советына, үзләренең төрле сораулары, мөрәҗәгатьләре белән 73 кеше мөрәҗәгать итте, 11 язмача гариза керде. Халыкның район, оешма җитәкчеләренә булган сораулары, җирлектә хәл ителәсе мәсьәләләр вакытында канәгатьләндереп барылды. Җәмәгать тәртибен бозучыларга аерым сөйләшүләр үткәрелеп, кисәтүләр ясалды,  521 төрле формадагы белешмәләр бирелде, гражданнардан кергән 11 язмача  гариза канәгатьләндерелде.

Безнең җирлектәге демографик хәлгә килгәндә, саннар түбәндәгене сөйли. Җирлеккә ике авыл керә: Түбән Симет авылында 75 хуҗалык, шуның 49 да барлыгы 178 кеше  яши. Югары Симет авылында 139 хуҗалык булып, шуларның кеше яши торганы 114 хуҗалык, халык саны - 417. Җирлектә 214 хуҗалык булып, шуларның 50 се буш йортлар, 164 хуҗалыкта барлыгы 595 кеше яши. Алар арасыннан 283 ир-ат, 312 хатын-кызлар. Барлык пенсионерлар саны 193. Картлык буенча пенсионерлар 139 (37 ир-ат һәм 102 хатын-кыз). Инвалидлар 37, балачактан инвалид 13, инвалид балалар саны 6. Эшли ала торган 260 кеше бар, шуларның 102се “Симет” җәмгыятендә, җирлектән читтә - 74, бюджет эшчеләре - 55, башка оешмаларда эшләүчеләр - 7,  эшсезләр – 3. Җирлектә 25 - 50 яшьләр аралыгында өйләнмәгән 14 егет бар.  Бала табу яшендәге (18 яшьтән 40 яшькәчә) 89 хатын- кыз яши. Ике авылга 122 бала бар,  шуларның 58е 7 яшькәчә, 64 е мәктәп яшендәге балалар. Балалар бакчаларына 33 бала йөри. 32 студент төрле уку йортларында белем ала .

Быел җирлектә 9 сабый якты дөньяга аваз салды, шулар арасыннан 4 бала гаиләдә икенче бала, 4 бала гаиләдә өченче бала, 1 бала гаиләдә беренче бала булып тудылар.  Бу үз чиратында авылларыбызның яшәеше, үсешенә бәйле факторлар. Күңелсез саннарга килгәндә, биләмәдә 10 кеше үлде. 2 яңа туган сабый  бала, 8 өлкән кеше.

Авыл җирлеге Советына яңа гаилә төзүләрен сорап 1 гариза керде. Башка район ЗАГС ына гариза биреп 1 гаилә. Яңа өйләнешеп, гаилә төзегән яшь парларны язылыштыру Югары Симет мәдәният йортында тантаналы төстә, матур итеп үткәрелде.

Кызганычка каршы, авылларыбызда халык саны кими бара. Яшьләрнең күбесе авылдан читкә китү ягын карый. Моның сәбәпләре булып авылда төпле эш булмау, район үзәгеннән еракта торуы да була ала.

Югары Симет авыл җирлеге Советының төп эшләренең берсе булып халыктан ике төрле налог (җир һәм милек налоглары) җыю тора. Халык үзенә тиешле налогларны  тулысынча түләп бетерде, диярлек.

Барлыгы 6013,06 сум түлисе бар

Милек налогы 89 318 сум,

Җир налогы 281 698 сум,

Подоходный налог 237095 сум

Башка төр керемнәр 213 413 сум

Барысы җирлек керемнәре 821 525 сум

Дотацияләр, субвенцияләр  1 311 650 сум

2013 нчы ел  бюджетының кереш өлеше 2 133 175 сум һәм чыгыш өлеше һәм 2 197 514 сум булды. Җирлектә мөлкәт налогын җыю регистрация узган өйләргә генә кагыла. Югары Симет авылында 139 хуҗалык булып, шуның 126 сы регистрация үткән. Түбән Симет авылында 75 хуҗалык һәм шуның 62е регистрация үткән. Документлаштырылган өйләр 88 % тәшкил итә. 2013 нче елда 26 хуҗалыкка йорт-җирне документлаштырырга кирәклеге турында әйтелеп, кисәтелеп тора. Регистрация үтмәгән өйләр булып буш йортлар һәм хуҗалары читтә яшәүчеләр генә калып бара, иясез саналган 3 җир участогын суд аша муниципаль миллеккә  күчерү өчен документлар әзерләнә.

Безнең җирлектә бер мәктәп: Югары Симет гомуми белем бирү мәктәбе балаларга белем бирә. Урта мәктәптә 86 бала укый. Балалар Арча районы Алан авылыннан, Түбән Симет һәм Югары Симет авылларыннан килеп белем алалар. Алан  һәм Түбән Симет авылы укучыларын автобус йөртә. Югары Симеттән 51 укучы, Түбән Симеттән 16 укучы, Аланнан 19 укучы  белем ала.

Мәктәптә 26 укытучы белем һәм тәрбия бирә. Шуларның 3се по совместительству эшли. 1се – югары, 13е – I категорияле. Узган уку елында 11 нче классны 6 укучы тәмамлап 5 укучы төрле югары уку йортларына, 1 се махсус профессиональ белем бирү йортына, 9 нчы классны 8 укучы тәмамлап, шуның 3 есе махсус белем бирү йортларына укырга киттеләр.

11нче сыйныфны тәмамлаган 6 укучы да бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырдылар.

2013 елгы ЕГЭ нәтиҗәләре.

 

Предмет

Уртача балл

1

Русский язык

62,6

2

Математика

68

3

Биология

65

4

Химия

69

5

Җәмгыять белеме

48

6

Физика

54,3

Быелгы уку елында да мәктәбебездә чыгарылыш сыйныф укучыларын бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләү буенча ныклы эш бара. Һәр чыгарылыш класс укучысы мәҗбүри фәннәр белән, сайлап алу фәннәреннән дә имтиханнарга өстәмә шөгыльләнә.   Укучылар район күләмендә фән олимпиадаларында катнашып 11 призлы урынга лаек булдылар.

2013-2014 нче уку елында Югары Симет урта мәктәбендә 8 түгәрәк эшли һәм аларда барлыгы 85 укучы шөгыльләнә. Түгәрәкләр укучыларның теләкләрен, сәләтләрен исәпкә алып оештырылды.

Өстәмә белем бирү педагогы Имамиев Ильмир Илфатович җитәкчелегендә 2 түгәрәк эшли: ”Оста куллар” һәм “Яшь авазлар”. Һәр түгәрәктә 15 әр укучы шөгыльләнә.

“Яшь авазлар” вокал ансамбле Казан шәһәрендә үткән Сара Садыйкова исемендәге “Калфаклы сандугач” федераль конкурсында катнашып, Диплом белән бүләкләнделәр.

“Оста куллар” түгәрәгендә малайлар кул эшләренә бик теләп өйрәнәләр. Төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулыйлар. “Начар гадәтләргә каршы мин  спортны сайлыйм!” X Бөтетенроссия акциясенең район этабында “Иҗади эш” номинациясендә Загриев Фоат 1 нче, Гарифуллин Рәмис 2 нче, Нургалиев Фәнзил 3 нче урыннарны яуладылар. (Җитәкчеләре Имамиев И.И.) “Әдәби эш” номинациясендә Халиуллина Алия 1 нче урынга лаек булды. (Җитәкчесе Миннебаева З.К.) Гатауллина Зөһрә Рахматулловна җитәкчелегендә урта класс укучылары һәм югары класс укучылары өчен “Драма” түгәрәкләре эшли. Укучылар әлеге түгәрәкләргә бик яратып йөриләр, мәктәптә үткәрелгән класстан тыш чараларда үзләренең матур чыгышлары белән сөендерәләр. “Нур” драма түгәрәгенә йөрүче укучылар Шәүкәт Биктимеров исемендәге I ачык  балалар театр сәнгате конкурсында Гран прига лаек булдылар.

Зөһрә Рәхмәтулловна җитәкләгән “Оста куллар” түгәрәгенә 5,6,7 класс кызлар аеруча зур кызыксыну белән йөриләр. Бик күп төрле бәйләү, чигү серләренә, төрле кул эшләренә өйрәнәләр, үзләренә файдалы хезмәт белән шөгыльләнәләр.

Физкультура укытучысы Шакиров Рамил Шамилевич җитәкчелегендәге “Бадминтон” һәм “Волейбол” түгәрәкләренә укучылар бик теләп йөриләр. Район күләмендә үткәрелүче ярышларда, иптәшләрчә очрашуларда даими катнашып киләләр.

Закиров Делюс Ридаилевич җитәкчелегендәге “Көрәш” түгәрәге нәтиҗәле эшли. Район һәм республика күләмендәге ярышларда аның укучылары матур күрсәткечләргә ирешәләр.

Әле  6 нчы январь көнне генә мәктәп спортзалында 1998 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында  район күләмендә Кыш бабай призына үткәрелгән татарча көрәштә,   үз үлчәүләрендә батыр калучылар булып Миннуллин Сәйдәш, Шамилов Алмаз,  Муллагалиев Ильяр танылдылар. Призлы урыннар алучы укучыларыбыз: Миннуллин Фәнзил, Мубаракшин Инзиль - 2 нче урын, Мифтахов Данияр, Мифтахов Альмир - 3 нче урын.

Һәр түгәрәк җитәкчесе үзендә зур җаваплылык тоеп эшли һәм җәмгыятькә файдалы шәхес тәрбияләргә омтыла. 11 нче сыйныф укучысы Шафигуллина Айсылу Актанышта үткәрелгән республикакүләм "Без яшь, без сәләтле” дип исемләнгән фәнни конференциядә катнашып 2 нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде (Җитәкчесе Шафигуллина Ә.Г.). 10 нчы сыйныф укучысы Шарифуллина Зилә “Россия һәм Татарстанның дәүләт символлары” конкурсының район этабында 1 нче урынга лаек булды (Җитәкчесе Талипов И.М.)

Мәктәптә барлык укучылар да көнгә 2 тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителә. Туклану бәясе 16 сум 50 тиен. Әти-әниләрдән 11 сум җыела.

Укучылар һәм мәктәп коллективы көче белән 0,50 га мәйданлы тәҗрибә участогында ел буена җитәрлек яшелчә, җиләк-җимеш, ООО “Симет” хуҗалыгы кырындагы 70 сотыйлы участокта бәрәңге үстереп җыйнап алынды. 42986 сумлык продукция саклауга куелып укучыларны витаминлы ризык белән тәэмин итү өчен тотыла. (2 100 кг бәрәңге, 150 кг варенье, 80 кг кыяр, 70 кг помидор, 100 кг суган, кишер 200 кг, чөгендер 180 кг, кәбестә 78 кг һ.б.). 28478 сумлык продукция сатылган. Бу акча тәҗрибә участогының коймасын яңарту, матди-техник базаны ныгыту, бакчага эш кораллары сатып алуга тотыла.

Мәктәпләрне заман таләпләренә туры китереп җиһазлау, ремонлау буенча да районда зур эшләр башкарыла. 2013 елда мәктәпкә 59066 сумлык интерактив такта, 298219 сумлык документ-камера, электрон микроскоп, цифровой датчиклар белән тулыландырылган башлангыч сыйныфлар кабинеты җиһазлары, 20049 сумлык холодильный шкаф, 39166 сумлык спорт инвентаре һәм башка инвентарьлар кайтты.

Яңа уку елына әзерлек масатында 44 295 сумга косметик ремонт эшләре башкарылды. Үз көчләре белән авыл ягыннан керү өлешендәге 20 м озынлыкта капка һәм койманы яңарттылар.

2013 ның март аеннан яңа котельная эшли башлады. Җылыту системасына здание эчендәге температураны автомат көйләгеч куелды. Бу чаралар газ тотылышын сизелерлек экономияләргә мөмкинлек бирде. Еллык бюджет тотылышы 10 252 126 сум. Бер укучыга 115 192,40  сум

Биләмәдә 2 балалар бакчасы эшләп килә. Әлеге балалар бакчасы хәзерге заман таләпләренә туры килерлек итеп җиһазландырылган. Югары Симеттә бакчага 28 бала йөри. Аларны 6 кеше тәрбияли. Еллык бюджеты 1 626 866 сум, тотылышы - 1 330 075. Бер балага 58102.35 сум, еллык ата-аналар взносы 126 795 сум. Уртача хезмәт хаклары 12 898 сум. 2 түгәрәк эшләп килә.

Түбән Симет балалар бакчасына 5 бала йөри, 4 кеше эшли, еллык бюджеты 1436276 сум, тотылышы 770 190 сум еллык ата-аналар взносы 62 291,95 сум, уртача хезмәт хакы 7273 сум.

Авыл җирлеге буенча ял итү һәм күңел ачу урыннары булып мәдәният йорты , авыл клубы һәм китапханә санала. Югары Симет мәдәният  йорты һәм Түбән Симет авыл клубы үз алдында җирлектә мәдәният  эшен җанландырап, халыкны үзешчән сәнгатькә тартуны, халык талантларын барлау һәм танытуны, гомүмән, хезмәт ияләренең буш вакытын, ялын файдалы итеп уздыруны максат итеп куя. Шул юнәлештә мәдәният өлкәсендә ел дәвамында эш алып барылды.

Югары Симет мәдәният  йорты һәм Түбән Симет авыл клубы авыл җирлеге Советы, китапханә, урта мәктәп, балалар бакчалары коллективлары һәм киң җәмәгатьчелек белән үзара хезмәттәшлек итә.

Югары Симет мәдәният йортында барлыгы 11 клуб берләшмәсе, 1 түгәрәк эшләп килә. “Чишмә” драма клубы, “Нур” драма түгәрәге, “Рәсем сөючеләр” клубы, “Сәйлән”бию клубы, “Наз” җыр клубы, “Энҗе” җыр клубы, “Ветераннар” клубы, “Яшьлек спорт клубы” кебек берләшмәләр уңышлы гына эшләп киләләр. Район күләмендә үткәрелгән чараларда актив катнашалар. Тимершык зонасында үткән КВН ярышында “Симет яшьләре”командасы 1 урынны яулап район этабына үттеләр. “Җырлы балачак” конкурсының финал бәйгесендә катнашып Түбән Симет авылыннан Муллаянова Алия  диплом белән бүләкләнде Югары Симет мәдәният йорты Мәдәният елы уңаеннан үткәрелгән спектакль белән Курсабаш авылы тамашачысының күңелен яуладылар. Шулай ук әлеге спектакль белән Тимершык, Мичән, Түбән Симет, Шыңар авылларына барып матур гына чыгыш ясап кайттылар.

Гомумән мәдәният йортында, авыл клубында һәрбер бәйрәм тиешле дәрәҗәдә халык күңелендә озак сакланырлык итеп үткәрелә. Түләүле дискотекалардан Югары Симет мәдәният йорты 8600 сум, Түбән Симет авыл клубы 3500 сум күләмендә акча җыйды.

Сабантуй, Нәүрүз, Җиңү көне, Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрүдә даими ярдәм күрсәткән “Симет” оешмасына һәм аның җитәкчесе Марсель Хакимовичка зур рәхмәтемне белдерәм.

Җирлектә халыкка бер китапханә хезмәт күрсәтә. Китапханәдә ел дәвамында төрле әдәби чаралар, китап күргәзмәләре, бәйгеләр оештырыла. Югары Симет авыл китапханәсендә 10813 китап саклана. Китап фонды яңа китаплар һәм газета–журналлар хисабына тулыландырыла.

2013 елда китапханәгә 475 данә яңа китап кайтты, ел дәвамында 9 исемдә газета, 12 исемдә журнал алынды. Китап бирелеш -11205; китап укучыларга 350 библиографик белешмә бирелде.

2013 ел Республикабызда Экология, табигатьне саклау елы буларак үзенчәлекле булды һәм китапханәдә шул юнәлештә ел дәвамында эш алып барылды. Укучылар өчен әдәби күргәзмәләр, викториналар, тематик сәгатьләр үткәрелде. Экология елы уңаеннан “Табигатьне саклыйк! Ул безнең икенче йортыбыз”, “Кошлар базары”, “Авылым, җирем,суым”, “Кешелекнең хазинәсе – урман” кебек чаралар үткәрелде. Шулай ук туган якны өйрәнү терроризм, патриотик тәрбия, халкыбызның йолаларына багышланган    “Нәүрүз”, “Сабантуй” бәйрәмнәре, әхлак тәрбисе, сәламәт яшәү рәвешен пропогандалау китапханәнең төп эше булып тора.

Китапханә ел дәвамында китапханәгә китап укучы тарту, китап пропагандалау юнәлешендә эшли, шул уңайдан төрле чаралар оештырыла. Һәр яңа кайткан китапларга информациялар бирелә, язучыларның юбилей даталарына багышланган күргәзмәләр, әдәби сәгатьләр куела. Китап укучылар арасында “Иң күп китап укучы” бәйгеләре оештырыла. Һәрбер китап укучы белән индивидуаль эш алып барыла. Укучыларның әдәбиятка карата кызыксынулары өйрәнелә, үз вакытында тиешле әдәбият белән тәэмин ителә.

Китапханәгә, клубларга хезмәт кешесенең ялын оештыруда, авыл халкын мәдәнияткә, китап укуга тартуда нәтиҗәле яңа эш алымнары кулланып эшләүне дәвам итәргә кирәк. Биләмәдә эш урыны биреп торучы “Симет” авыл хуҗалыгы җәмгыяте тора. Бу хуҗалыкта барысы 102 кеше эшли. Терлек саны 1147 баш, шуларның 320е – савым сыеры. Чәчүлек җирләре 2250 га исәпләнә, бөртеклеләр 1050 га, 1 га 18 центнер уңыш җыеп алынды. Җәмгыятьтә уртача хезмәт хакы 1 015сумны тәшкил итә. Пай җиренә түләүгә килгәндә “Симет” хуҗалыгы 1 пайга 1 152 сум түләнде.

2012 нче елда Югары Симет авыл җирлегендә спорт буенча күп кенә ярышлар уздырылды. Җәйге һәм язгы спартакиада, волейбол, милли көрәш, күңелле стартлар, милләтләр кроссы, чаңгы ярышы, шахмат-шашка, өстәл теннисы - барлыгы 9 ярыш уздырылды. Шушы чараларны оештыру һәм җирлек командаларын төрле ярышларга алып бару өчен 81 189 сум акча тотылды. Мондый спорт чаралары уздыру яшь буынга сәламәт, нык булып үсәргә этәргеч ясый, әламәт яшәү чыганагы булып тора. Безнең җирлектә оештырылган волейбол командасы район чемпионатында 4 нче урынны, милли көрәш командасы “Саба таңнары” газетасы призына үткән район күләмендәге ярышта 2 нче урынны алды. Саба районының төп Сабан туй батыры булып безнең җирлектә яшәүче Закиров Дилюс танылды. Энесе Данис Татарстан беренчелегендә 1 урынны алып спорт мастерлыгына кандидат нормасын үтәде. Алар икесе дә район җыелма командасында торалар.

Халыкны социаль яклау өлкәсенә килгәндә биләмәдә 139 пенсия яшендәге кеше, 37 инвалид  бар. 6 кеше туендыручысын югалту һәм 11 кеше социаль пенсия ала. Барлыгы 193 кеше төрле төрдәге пенсия ала. Бу җирлектә яшәүчеләрнең 3тән бере дигән сүз. Кызганычка каршы, җирлегебездә сугыш ветераннары калмады инде. Сугыш ветераннарының тол калган хатынныры -5 ветеран әби яши. Тыл ветераннары 19 кеше. Елдан ел аларның саннары зур тизлектә кими. Биләмәдә ярдәмгә мохтаҗ, туган  6 өлкән кеше яши. Аларга районнан социаль яклау идарәсеннән 2 социаль хезмәткәр беркетелгән. Алар үз эшләрен җиренә җиткереп башкаралар. Өлкәннәр, тормыш шартлары авыр булган гаиләләр районыбызның ярдәмен тоеп яшиләр. Шәмәрдән тернәкләндерү үзәгендә 17 кеше сәламәтлеген ныгытты. Шулай ук 10 аз керемле гаиләгә  29 526 сумлык  ярдәм күрсәтелде. Пенсионерларның  уртача пенсияләре7870 сум тәшкил итте.

Газдан һәм электр энергиясеннән рациональ файдалану максатыннан учреждение җитәкчеләре яктыртуга һәм җылытуга тотылган акчаларын, айлык лимитка сыешып, 1 кв.м.га айлык тотылышны исәпкә тотып авыл җирлеге Советының айлык киңәшмә - утырышларында бу мәсьәләләр көн тәртибенә куелып, тиешле нәтиҗәләр ясалып барылды.

Урамнарны яктыртуда электр энергиясенә экономия максатыннан һәм тиешле вакытка көйләү өчен 3 урында “таймер” урнаштырылган. Югары Симет авыл җирлегендә 50 урында багана уты яна. Электр энергиясе тотылышы 28 419 квт. 94 020 сум. 1 лампочкага 568 квт. электро-энергия туры килә (1 елга). Ватылган лампочкалар һәм таймерлар жилэлектросервиз предприятиесе тарафыннан алыштырылып торылды.

2009 елдан башлап халыктан җыелган чүпне махсус машиналарда Саба полигонына илтү оештырылды. Җәйге һәм кышкы чорларда айга ике тапкыр чүп җыю машинасы килү авыллардагы чисталыкны күпкә яхшыртты. Чүп җыю буенча җирлектә яшәүче халыкка 171954 сумлык исәпләүләр булган,  шуларның авыл халкы 170618 сумын түләгән, узган ел  33 187 сум бурыч булса, 2014  елның 1 январь аена  33 188 сум тәшкил итә. Халыкны су белән тәэмин итүдә өзеклекләр булмады. Коммунал хуҗалык су торбалары тишелгәндә көне- сәгате белән килеп җитәргә тырыштылар.  Шулай булуга карамастан, су өчен түләмәүчеләр җирлектә  күп булып кала бирә. Узган елгы бурыч 28 341 сум. 2013 тә суга 472 231  сумлык түләү килгән. 417 035 сумы түләнгән. Бурыч 23 536 сум. Халыктан чүп һәм су өчен түләп бетерүләрен сорар идем. Су өчен түләү, безнең җирлектә бик күп. Моның сәбәбе безнең җирлектә яшәүчеләрнең суга счетчик куйдырмауда дип саныйм. Счетчик куйдырган очракта суга түләү бермә-бер кимер иде.  2013 нче ел әйләнәсендә Югары Симет авыл җирлеге буенча урамнарны, юлларны тәртиптә тоту өчен “блогоустройство” счетыннан 72 468  сум акча тотылды. Шуның 60 мең сумы урамнарны кардан чистартуга, 12 468 сумы юлларны кырдыру, чистарту өчен тотылды. Шулай ук Түбән Симет авылы ФАПы өчен (коймалар кую, җирен тигезләү ,су, ут, газ тоташтыру,канализация үткәрү кебек эшләр өчен) 263850 сум акча тотылды   

Ике авылда шәхси хуҗалыкларда 350 мөгезле эре терлек, шуның 149 савым сыеры,

201 баш яшь мөгезле эре терлек, 354 баш сарык, 3 баш кәҗә, һәм  1813 кош-корт бар. Шәхси хуҗалыклардан барлыгы 3761 ц. сөт җыелды. Иң күп сөт тапшыручы хуҗалыклар: Югары Симеттән Имамиев Тәлгат, Гарипов Радик, Түбән Симеттән - Муллаянов Нәҗип, Валиев Расим хуҗалыклары.

2013 нче елда җирлегебездә мөгезле эре терлек  саны артты. Сөт сатып алу бәясенең җәй буе тотрыклы торуы һәм көз айларында артуы авыл кешесе өчен уңай күренеш дип саныйм. Бүгенге көндә сөтне хуҗалыктан титрына 18сум  50 тиеннән җыела. 2 һәм аннан да күп сыер асраган кешеләргә сатып алынган саву аппартының бәясе субсидияләнүе һәм һәр сыерга 2000 сумнан субсидия түләнүе дә зур ярдәм булды. Әлеге субсидия акчасы 145 сыер башына 290 мең  сум таратылды.

Шушы ике авылдан да шәхси хуҗалыклар җитештергән сөтне җыюны  Ахкамиев  Рамиль башкара. Халык аның хезмәтеннән канәгать. Шулай ук шәхси хуҗалыкларны үстерү максатыннан 13 хуҗалык 2 млн. 340 мең сумлык кредит алынган. Бу кредитлар умарта, мал алу өчен, каралты-кура төзүгә тотылды.

Җирлектә кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр юк. Хөкүмәт тарафыннан куелган “Гаилә фермалары” төзү безнең җирлектә башкарылмады.

Авылларыбызда ел саен яңа йортлар төзелеп тора, искеләре яңартыла. Ике авылда да халык тормыш-көнкүреш шартлары белән тәэмин ителгән. Газ яна, су кергән, авыллар арасында юллар асфальтланган. Йортлар төзү буенча халык төрле программалардан файдалана. Авылда яшәүче, эшләүче яшьләр өчен АПК программасы уңышлы гына эшләп килә. Шушы юнәлеш буенча  җирлегебездә 2013 елда 3 йорт салынып чыкты. Югары Симет вылыннан Закиров Дилюс, Тихонова Минзилә, Хассамов Ильгиз гаиләләре.  Бүгенге көндә ике авылга 7 йорт төзелеп ята. Бу гаиләләр дә  программа буенча документлар җыеп тапшырдылар. Сугыш ветераннары һәм аларның тол хатыннарының торак шартларын яхшырту буенча 3 сугыш ветеранының тол калган хатынына җирлектә йорт салынды. 7 се квартира алды. 1 сугыш ветеранының тол калган хатының йортына реконструкция ясалды. Бүгенге көндә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ ветеран юк.

Җирлектә халыкка ике почта хезмәткәре хезмәт күрсәтә, авыл халкының  32 % пенсионерлар. Почта  хезмәткәрләре бер генә көн дә пенсионерсыз, халыксыз тормый, һәр ай саен вакытында  пенсия, субсидия тарата, ут, су, газга һәм башка түләүләр, газета журналларга язу, тарату да көндәлек җаваплы эшләре. 2014 елның 1 нче яртыеллыгына газета журналларга язылу Югары Симет 310 данә. Түбән Симет 171 данә Авыл халкы районыбызның почта бүлеге хезмәткәрләреннән канәгать.

Ике авылда да фельдшер-акушерлык пунктлары бар. Махсус белемле кадрлар халыкка хезмәт күрсәтә. Халыкка беренче ярдәм күрсәтү һәм дәвалану өчен дарулар белән тәэмин ителгәннәр. Өлкән буын абый-апаларга, сабыйларга өйдә медицина ярдәме күрсәтелә. Даими хәлләрен белеп торуда ФАП хезмәткәрләренең өлеше аеруча зур. Халыкка сәүдә хезмәте күрсәтү буенча бер шәхси кибет, ике авылда да берәр Тимершык сәүдә хуҗалыгы кибетләре хезмәт куя. Кибеткә көндәлек куллану товарлары, атнага өч тапкыр икмәк, башка кирәк-ярак товарлары ел  әйләнә даими кайтарылып тора.

Җирлектә ике авылда да берәр зират бар. Зиратларны авыл халкы үзе карап, чистартып тора. Югары Симет авылы зиратына чүп бункеры куелды. Мәчет булышлыгы белән 100м арага сетка тартылды.

Түбән Симет авылы зиратында корыган агачлар күп. Безнең бурыч булып шул корыган агачларны яз көне чистарту, шулай ук зират мәйданын зурайтып койма белән әйләндереп алу тора. Авыл халкы белән бердәм булып эшләгәндә генә бу эшләрне башкарып чыгарбыз,   дип уйлыйм.

Узган елда авыл җирлегендә төрле юнәлеш буенча тикшерүләр үткәреп торырга тиеш идек. Безнең земельный контроль буенча 15 җир участогы тикшерелде, участоклар буенча җитешсезлекләр табылмады. Шулай ук благоустройство  буенча кешеләргә капка төбендәге төзелеш материалларын алырга кушып кисәтүләр ясалды. Кимчелекләр вакытында бетерелгәнгә күрә актлар төзелмәде.

Җирләре рәсмиләштермәгән җир хуҗалары земельный контроль буенча инспекторга җибәрелде. Һәм җирлектәге 9  кеше һаманда рәсмиләштереп бетерә алмый һәм шуның нәтиҗәсендә ярты ел саен штраф түләп торырга мәҗбүр булалар.

Төзелешләргә килгәндә 2013 нче елда Түбән Симет  авылында барлык уңайлыклары булган заманча фельдшер–акушерлык пункты файдалануга тапшырылды. Инде 2014 елга чыккач Югары Симет авылында мәдәният йорты сүтелеп  шул ук урынга үз эченә спортзал, библиотека, ФАП, авыл советын алган заманча 2 этажлы клуб салына башланды. Узган елгы җыенда Түбән Симет авылына су кертүне сораган идек. Бу проблема да чишелергә тора. Су кертү проекты эшләнеп бетү алдында. Санап киткән ФАП, клуб төзелеше, су кертү программалары халыкның көнкүреш шартларын тагында уңайлырак, ямьлерәк итү өчен Республика күләмендә башкарыла. Күпмедер дәрәҗәдә авылларны саклап калуга этәргеч бирә. Моның өчен Рәис Нургалиевичка, Президентыбызга зур рәхмәт.

Авыл урамнары кыш айларында кардан даими чистартылып, яз-җәй  айларында кырдырылып, тигезләнеп тәртиптә тотылды. Пычрак вакытларда урамнарны авыр техника белән бозмасыннар өчен Югары Симеттә 3 урында, Түбән Симеттә бер урында шлагбаумнар бар.

Авылның йөзен матурлау, яшелләндерү уңаеннан учреждение алларына агачлар, чәчәкләр утыртылып, урамнар чүп үләннәреннән арындырылып даими каралып торылды.

Чыгышымны йомгаклап шуны әйтәсем килә. Авыл җирлегенең эше катлаулы. Халык белән эшләүче бердән-бер оешма булып тора. Авыл җирлегендә кимчелекләр, проблемалар күп. Булган кимчелекләрне бергә-бергә бетереп, бер-беребез белән аңлашып бердәмләшеп яшик.

Барыгызгада исәнлек-саулык, тазалык байлык, уңышлар телим. Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт!

Соңгы яңарту: 2014 елның 10 феврале, 13:54

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International