Торакны сатканда, хатын ризалыгы кирәкме?

Бизнес ачу өчен арендага бина алырга җыенам, бу вакытта хатынымның рөхсәте кирәкме? Әгәр бу объект ипотекага алынса, нәрсә үзгәрә? Бинаны саткан очракта, бу хакта хатын белми калса, закон бозу булып саналамы? Шул сорауларга ачыклык кертсәгез иде. А.Гыймаев, Тукай районы.

Татарстан буенча Росреестр идарәсендә күчемсез милекне электрон рәвештә теркәү бүлеге җитәкчесе Ада Зәйдуллина җавап бирә (вставьте свою должность и имя)
– Күп нәрсә бизнес ачу өчен сатып алына торган бинаның кем исеменә теркәлүенә бәйле. Әгәр дә ул шәхси эшмәкәр исеменә теркәлә икән, закон нигезендә, өйләнгән чакта сатып алынган милек ирнең дә, хатынның да милке булып санала. Бу очракта бинаның милекчесе кем булуы мөһим дә түгел. Әгәр инде объект юридик зат исеменә рәсмиләштерелә икән, ул чакта аерымланган милек булып исәп­ләнә. Объектның ипотекага, кредитка алынуы роль уйнамый.
Бинаны сатуга килгәндә, әгәр дә ире үз исеменә рәсмиләштергән торакны икенче берәүгә саткан һәм бу хакта хатыны белми калган икән, сату килешүе бәхәсле булып санала. Хатынның, иренең яшереп милек сатуы турында белгәч, бу килешүне дөрес түгел дип тану өчен, судка мөрәҗәгать итәргә хакы бар. Бу очракта сатып алучы корбан хәлендә кала. Ул милексез дә, акчасыз да калырга мөмкин.
Өйләнешү, аерылышу турындагы мәгълүматлар хокукларны бердәм дәүләт теркәвенә җиткерелми. Шуңа да дәүләт теркәүчесе эшмәкәрнең шәхси хәле турында еш кына белми дә кала. Үзең турында тулы мәгълүмат җиткерү кешенең үз җаваплылыгында. Моны күздә тотып, закон нигезендә, милек белән бәйле килешүләр вакытында өченче затның ризалыгы кирәк, дигән шарт куелды. Әгәр дә милекне теркәү вакытында өченче зат ризалыгы юк икән, бу хакта мәгълүмат милекне бердәм теркәү реестрына хәбәр ителә. Килешү бәхәсле булып саналачак. Теркәлү турында мәгълүмат сораткан һәр кеше бу хакта беләчәк. Чөнки Росреестрдан алынган белешмәдә «килешү өчен өченче зат ризалыгы бирелмәде...»  дигән җөмләләр язылган булачак. Мондый шикле, бәхәсле килешү нәтиҗәсендә теркәлгән объектны сатуы авыррак булачак, әлбәттә. Шуңа да закон таләп итә икән, сатып алу килешүләре төзегән вакытта ике якның да хәбәрдар булуы кирәк, бу торак милекчесенең хокукларын яклаганда  да ярдәм итә, бәхәсле хәлләрне булдырмый кала.

 

Последнее обновление: 16 апреля 2018 г., 10:21

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International