Авыл китапханәләрендә “Экстремизмга – Юк!” айлыгы старт алды
Олы Нырты авыл китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә, “Беслан балалары” исеме астында балаларга әңгәмә үткәрделәр. Презентацияләр аша укучылар һәм катнашучылар халыкара терроризм, Бесланда булган хәлләр белән таныштылар. Китапханәче экстремизм очрагы күзәтелгән вакытта, үзеңне дөрес итеп тоту кагыйдәләре турында сөйләде. Соңыннан балалар белән кәгазь битләреннән "Дөнья күгәрченнәре" ясалды . Катнашкан барлык балаларга бүләк тапшырылды.