Дөньяны саклап калыгыз - вакциналагыз!
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (БДБ) Аурупа төбәк бюросы һәм РФ сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы тәкъдимнәре нигезендә, башка Европа илләрендә кебек, 2024 елның 22-30 апрелендә Аурупа иммунизация атнасы уздырыла.
26нчы апрель көнне татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Саба районы мәгариф идарәсе белән “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе берлектә оештырган “Күңелләрдә – Тукай рухы” дип исемләнгән Тукай әсәрләрен яттан укучылар бәйгесен йомгаклау тантанасы үтте.
Бүгенге көндә донор кан компонентларына ясалма альтернатива юк, шул сәбәпле донор каны бәһасез! Шуңа күрә һәр сәламәт кешегә донорлар сафына басу бик мөһим, чөнки кан бирү – мохтаҗ пациентлар өчен искиткеч әһәмиятле хәйрия төре.
26 апрелендә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулды. Шагыйрьнең туган көнендә безнең яшь тәрбияләнүчеләребез бөек шагыйрьнең тормыш юлын өйрәнделәр, аның әсәрләрен сәхнәләштерделәр, чөнки алар безне матурлыкка, игелеккә өйрәтәләр, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга чакыралар.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар "Теремок" түгәрәгендә Габдулла Тукай әсәрләре буенча инсценировкалар әзерләделәр. Һәр бала яшь артист буларак ачыла һәм бөтен җаны белән үз ролен уйный.
Ел саен Россия Федерациясендә «Россиянең югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы» Бөтенроссия конкурсы үткәрелә (алга таба – Конкурс). Конкурсның төп бурычы-социаль мәсьәләләрне хәл итүдә югары социаль нәтиҗәлелеккә ирешүче оешмаларны ачыклау, аларның тәҗрибәсен өйрәнү һәм тарату, оешмаларда социаль партнерлык формаларын үстерү.
26 апрельдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында күренекле татар шагыйре, язучы Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуга багышланган концерт узды. Бу уңайдан Олы Кукмара авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Сәйлән " татар халык җыр һәм бию ансамбле тарафыннан концерт оештырылды.
Саба шәһәр җирлегендә Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлау
«Яшьлек» яшьләр үзәгендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 138 еллыгына багышланган укучылар конкурсы узды, ул 26 апрельдә билгеләп үтелә.
Бөек Җиңүнең 79 еллыгы якынлашкан көннәрдә, Юлбат авыл җирлегендә гомер кичерүче тыл хезмәтчәннәрен 10 нчы Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча районара инспекциясе башлыгы Шафиков Айрат Вазыйх улы һәм авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Талип Рәшит улы котлап чыктылар. Аларга котлау сүзләре җитерелде, Татарстан Республикасы Рәисе Миннеханов Р.Н һәм Саба районы башлыгы Миннеханов Р.Н. исеменнән котлау открыткалары, бүләкләр тапшырылды.