Саба шәһәр җирлегендә Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлау

2024 елның 27 апреле, шимбә

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Саба  шәһәр җирлегендә тыл ветераннарың һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннарын котладылар. Алар барысы 24 кеше. Саба шәһәр  җирлеге  башлыгы Хәсәнов Расих Мөбәрәк улы, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе  Ишниязов Марат Рашат улы, Саба һәм Теләче районнарының Хәрби комиссары Закиров Фәнис Фәрит улы һәм ветераннар советы җитәкчесе Ильясов Фәнил Ильяс улы Татарстан Республикасы Рәисе һәм Саба муниципаль районы Башлыгы исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International