Һөнәри бәйрәм котлавы

2017 елның 8 сентябре, җомга

Хөрмәтле  финанс  хезмәткәрләре! Сезне һөнәри  бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз. Хәзерге шартларда финанс системасы җәмгыять тормышында ае­руча  зур роль уйный. Финанс, бюджет, акча  әй­ләнеше – дәүләтнең көзгесе, икътисадый хәлен  күр­сәтүче барометр.  Акча ресурсларын дөрес  бүлү, чыгымнарның нәтиҗәлеге, финанс  вәзгыятен нык­лы контрольдә тоту һәрчак зур  әһәмияткә ия һәм  шушы бурычларны  үтәүдә районыбызның финанс-бюджет тармагы хезмәткәрләре күп тырышлык  куя. Алга таба да тармак хезмәткәрләренең үзләренә  йөкләнгән бурычларны үтәүдә барлык тупланган тәҗрибәләрен, эш алымнарын  камилләштерә барачакларына ышанабыз. Районыбыз финанс хез­мәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән  котлап, яхшы  сәламәтлек, бәхет, җаваплы  хезмәтләрендә  уңышлар телибез.
Саба  муниципаль районы  Советы һәм  башкарма  комитеты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International