Кече Шыңар мәдәният йортында, китапханә белән берлектә "Әгәр ерак, ерак барсак..." дип аталган кичә - сәяхәт оештырылды. Балалар күңелле вагонга утырып "Кәгазьләр"; "Төсләр"; "Әкиятләр"; "Китаплар" тукталышларында булдылар, мәдәният йорты белән таныштылар, "Китаплар иле"нә керү өчен табышмакларга җаваплар табып тылсымлы билетларга ия булдылар. Китапларны тоту, уку, дәвалау кагыйдәләрен әйтеп күчтәнәч - буләкләр алдылар. Мавыктыргыч сәяхәт һәркемгә ошады.