Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Игътибарыгызга 5 октябрьдән газета-журналларга язылу кампаниясенең иң җаваплы чоры – “Абунәче ункөнлеге” башланачагы турында җиткерәбез. Ункөнлектә “Саба таңнары” газетасына ташламалы бәядән – 594 сумнан язылу 15 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Барыгызны да, хат ташучыларны күреп, почтага барып, әлеге мөмкинлектән файдаланып калырга чакырабыз. “Саба таннары”на язылучылар район тормышы гына түгел, ә республика хәбәрләре, кызыклы һәм гыйбрәтле яңалыклары белән танышып бару мөмкинлеге дә ала. Бездән аерылмагыз, киңәшчегез, мәгълүмат чыганагыгыз булган гәзитсез калмагыз!