“Гражданнар Оборонасы көне ”

2017 елның 4 октябре, чәршәмбе

Бүген Олы Арташ төп мәктәбендә ГО көне билгеләп үтелде.8 нче сыйныфта  ТИН фәненнән  ГО ның 85 еллыгына багышланган ачык дәрес үткәрелде. Дәрестә Иске Икшермә янгын оешмасының аерым посты бүлеге начальнигы Дәүләтшин И.М. катнашты. Ул укучылар белән “Шәхси саклану чаралары” темасына әңгәмә үткәрде. Башлангыч сыйныф укучылары белән “Тревога в лесу” мультфильмын карау оештырылды. Тыныч вакытта гадәттән тыш хәлләр, янгын, шартлау булган очракта укучы һәм хезмәткәрләрнең эш итү алымнары  һәм күнекмәләрен камилләштерү максатыннан мәктәптә практик эвакуация үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International